Татарстанда җәмәгать транспортында QR-кодларны тикшерү 22 ноябрьдән башлана
Вакцинация турындагы сертификаты булмаса, пассажирны төшереп калдырачаклар.
Җәмәгать транспортында QR-кодларны 22 ноябрьдән тикшерә башлаячаклар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров хәбәр итте.
«18 яшьтән өлкәнрәк пассажирларга QR-кодсыз йөрү тыелачак. Чикләүләр җәмәгать транспортына, муниципаль һәм муниципальара маршрут автобусларына кагылачак. Таксиларга кагылмаячак», — диде ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары.
Спикер билгеләп үткәнчә, троллейбусларның кондукторларсыз гына булуы тагын бер хәл, мөгаен, 22 ноябрьдән алар линиягә чыгудан туктар.
Элегрәк Андрей Егоров QR-кодны керү юлында түгел, ә билет сату вакытында кондукторлар тикшерәчәк, дип сөйләгән иде. Әгәр пассажирның вакцина алу турындагы сертификаты юк икән, аны төшереп калдырачаклар. Яңалыклар җир өсте җәмәгать транспортына гына түгел, метрополитенга да кагылачак.
Чыганак: ТИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев