Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда паркларны һәм скверларны төзекләндерүгә 1,5 млрд сум бүленәчәк акчадан Балтачка өлеш чыгармы?

ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республикада Парклар һәм скверлар елын үткәрү кысаларында, Татарстанда паркларны һәм скверларны төзекләндерү чараларын гамәлгә кую сметасын раслады.

Бу максатларга 1,5 млрд сум сарыф ителәчәк. Бу сумманың 1 млрд сумы республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк, ә 500 миллионы - җирле бюджетлардан.
Аерым алганда, әлеге сумманың зур өлеше, ягъни 310 миллион сумы Казанга билгеләнгән. Моннан тыш, тагын 115 млн сумны Татарстан башкаласы Башкарма комитеты шәһәр бюджетыннан яки бюджеттан тыш чыганаклардан табарга тиеш.
Чаллыга ТР бюджетыннан 136 млн сум биреләчәк, ә 68 млн сумны автошәһәр бюджеттан тыш чыганаклардан яки җирле бюджеттан табарга тиеш. Түбән Камага 67 млн сум бирелә, тагын 33,6 млн сумны район һәм шәһәр хакимияте өстәячәк.
Калган акча республиканың 43 муниципаль берәмлегенә бүленәчәк. Балтач үзәгендә төзелә башлаган ял паркына күпме акча бүленәчәге хәзергә билгеле түгел.
Фото: http://www.tomsk.ru/news/view/89132

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250