Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда һәр бишенче җир асты су чыганагы санитар нормаларга туры килми

Узган ел Тукай, Мөслим һәм Минзәлә районнарында хәлләр начарланды.

Татарстанда су белән тәэмин итүче һәр бишенче җир асты чыганагы санитар таләпләргә туры килми, узган ел Тукай, Мөслим һәм Минзәлә районнарында хәл начарланды, Менделеевск муниципалитетында уңайсызлыклар юк, Кайбыч һәм Чистай районнарында бераз яхшырак. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ведомство башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте.

"Кызганычка каршы, Җир асты су белән тәэмин итү чыганакларын төзекләндерү белән бәйле хәл акрын үзгәрә. Аларның һәр бишенчесе санитар таләпләргә туры килми. Закон бозуларның бер сәбәбе - санитар саклау зоналары оештырылырга тиешле проект булмау", - дип билгеләп үтте спикер.

Аның сүзләренә караганда, мондый проблема чыганакларның яртысыннан артыгында күзәтелә. Шуңа күрә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча халыкны су белән тәэмин итүнең җир асты чыганакларыннан сыйфатлы су белән тәэмин итү программасы эшләнде.

"Кирәкле финанслауны билгеләү өчен, республиканың һәр су алу җайланмасына ревизия ясарга кирәк. Бу программаны тиз арада кабул итәр дип өметләнәбез, чөнки муниципалитетлар бу проблеманы хәл итә алмый», — дип өстәде Патяшина.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суның сыйфаты чишмәләр