Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда һәр җәйдә москит челтәрләр аша 20ләп бала егылып төшә

Әлеге җитди проблеманы чишүгә пластик тәрәзә җитештерүчеләр алынган, алар конструкциядә саклау чарасын куллануны тәкъдим итә.

(Казан, “Татар-информ”, Валерия Белова). Татарстанда һәр җәйдә тәрәзәгә куелган москит челтәрләр аша 20ләп бала егылып төшә. Бу хакта “Татар-информ”га Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар хирургы Владимир Филатов сөйләде.

“Тәрәзәдән егылып төшүчеләр турында аерым тукталасы килә. Җылы вакытта тәрәзәгә черкидән куелган челтәрләр аша егылып төшкән балалар җәен 20ләп була”, - диде табиб.

Владимир Филатов күп кенә ата-аналар ачык тәрәзәләрнең никадәр куркыныч тудыруын һәм москит челтәрләрнең саклый алмавын аңламыйлар, диде. “Җәйнең кызу вакытында бик актуаль бу. Без инде бу теманы берничә тапкыр күтәрдек. Шунысы куанычлы, бу проблеманы пластик тәрәзә җитештерүчеләр ишетте, алар конструкциядә тәрәзә фиксациясенә саклану чарасын кулланып, үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә”, - диде балалар хирургы.

Бүгенге көндә Балалар республика клиник хастаханәсендә төрле җәрәхәт-имгәнүләр алган 26 бала дәвалана. Аларның 12се баш сөягенә, баш миенә зыян килеп кергән. 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/26/168583/

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев