Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда ресторан һәм кафеларның дүрттән бере ябылган

Һәр оешма үз кунакларын саклап калу өчен мөмкинлекләр эзли һәм модернизацияләнә, ди эксперт.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда җәмәгать туклануы урыннарының дүрттән бер өлеше ябылган. Бу хакта «Открытый Татарстан» сайтында Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хисапларында хәбәр ителә.

«2018 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр вакытта аларның саны 6,5 мең бина тәшкил иткән, шул ук вакытта 2019 елның шул ук айларында 5 меңгә якын калган», диелә документларда.

Бер ел эчендә Татарстанда җәмәгать туклану предприятиеләре саны якынча 23,8 процентка кимегән.

Әмма Татарстанда җәмәгать туклануы өлкәсендә керем күләме агымдагы елның тугыз аенда 34,5 млрд сумга кадәр арткан. Узган ел бу күрсәткеч 31,8 млрд сум булган. Шул ук вакытта 2019 елда тармакта сату күләме индексы 5,4 проценттан 1,7 процентка кадәр кимегән.

«Казанда хәзер 2 меңгә якын җәмәгать туклануы объекты бар. Базарның кимүе муниципаль берәмлекләрдә булырга мөмкин, Татарстан башкаласында күпме ачыла, шулкадәр ябыла», - дип сөйләде Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе директоры Галина Шәрәфетдинова.

Хәзер базар тотрыклы, ләкин сатып алулар кими. Һәр оешма үз кунакларын саклап калу өчен мөмкинлекләр эзли һәм модернизацияләнә, дип өстәде эксперт.

Фото: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кафе