Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда сентябрь нинди булыр: синоптиклар фаразы

Сентябрьдә һава температурасы нормадан югарырак булачак.

Сентябрьдә һава температурасы нормадан югарырак булачак. Айның беренче яртысында җәйге һава торышы көтелә, дип хәбәр итә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

«Сентябрьдә җылы һава торышы сакланачак. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, сентябрь нормадан читләшми. Бу ай өчен уртача айлык һава температурасы — 13 градус. Ә Казаннан көнбатыштарак урнашкан районнарда хәтта коры һава торышы көтелә», — дип сөйли Переведенцев.

Шул ук вакытта ул сентябрьнең беренче яртысы нормага караганда җылырак булачагын ассызыклады. «Августта һава температурасы нормадан 3 градуска югарырак булды. Бу тенденция алга таба да сакланачак.  Көзнең беренче аеның беренче яртысы гадәттәгедән 4 градуска югары булачак, ягъни 18-20 градус», — ди белгеч.

Юрий Переведенцев белдерүенчә, гомумән, дөньяви күзәтүләрнең 160 еллык тарихында 2018 ел «иң җылы ел» исемен алырга мөмкин. «Бишлектәге иң җылы елларның дүртесе — 2000 елдан соңгылар. Бу исә глобаль җылыту дәвам итүен күрсәтә», — дип өстәде галим.

 

maydan.tatar

Фото: Баш мөхәррир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы