Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда соңгы ун елда социаль объектларны интернетка тоташтыру буенча иң масштаблы программаны гамәлгә ашыралар

Агымдагы елда республиканың 2 557 социаль әһәмиятле объекты югары тизлекле Интернетка тоташачак.

Бу-техникумнар һәм колледжлар, ФАПлар һәм янгын сүндерү частьләре, авыл җирлекләре администрацияләре һ.б. әлеге максатларны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан республикага өстәмә рәвештә 1 млрд. сум акча юнәлдереләчәк. Тулаем алганда, кертемнәр 2 млрд сумнан артып китәчәк.

Исегезгә төшерәбез, социаль әһәмияткә ия булган учреждениеләрне тоташтыру «Санлы икътисад» милли проектының «мәгълүмати инфраструктура» төбәк программасы кысаларында уза. Программа нигезендә, башта 2021 елда республиканың 802 социаль учреждение югары тизлекле Интернет үткәрү планлаштырыла.

Әмма, федераль бюджеттан бер миллиард сум күләмендә акча җәлеп итү хисабына (элек җәлеп ителгән 1,1 миллиард сумга), проект киңәйтелде. Шул ук вакытта нәкъ менә безнең республика җәлеп ителә торган федераль акчалар буенча төбәкләр арасында лидер булды.

Шулай итеп, Интернет Татарстанның өстәмә 1 755 социаль объектында барлыкка киләчәк. Алар арасында:

ФАПлар-1 283;
Техникумнар һәм колледжлар – 3;
Җирле үзидарә органнары – 528;
Янгын сүндерү бүлекләре – 120;
Мәдәният учреждениеләре – 541;
Росгвардия объектлары – 82.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу унъеллык эчендә иң масштаблы программа. Чагыштыру өчен, 2010-2020 елларда тиз йөрешле Интернет 4 мең социаль объектларда гына үткәрелде. Шул ук вакытта 2020 елда челтәргә киң полосалы тоташу мөмкинлеге 733 объектта барлыкка килде.

Тулырак: digital.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: интернет