Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда томан һәм 20 градус салкын булуы көтелә

Көндез явым-төшем ихтималы аз, төнлә урыны белән бераз кар явачак.

Татарстанда кабат суыта.

Сишәмбе көнне Татарстанда болытлы һава, төнлә һәм иртән томан булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көндез явым-төшем ихтималы аз, төнлә урыны белән бераз кар явачак. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил, бозлавык булыр дип фаразлана.

Төнге сәгатьләрдә республика буенча 10-15 градуска кадәр салкын, урыны белән термометр баганалары -20 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -4 градустан алып -9 градуска кадәр булачак.

Чыганак: ТИ

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы