Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда туристларга ял өчен компенсация түләнәчәк

Рөстәм Миңнеханов сәяхәтчеләргә республикага тур сатып алган өчен кешбэкны нинди очракта алырга мөмкинлекләрен аңлатырга кушкан.

Татарстан туристларга ял итү чыгымнарын компенсацияләүче төбәкләр исемлегенә кергән.

Туристлык тармагы пандемия шартларында аеруча зыян күрүчеләр арасында булган. Дәүләт Думасы утырышында федераль хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән һәм алдан ил Премьер-министры тарафыннан яңгыратылган әлеге акцияне оештыру турындагы карар туристлар агымын җәлеп итү буенча адымнарның берсе булачак.

Россиядә ял итәргә ниятләгән туристлар турлар сатып алуга киткән чыгымнарны компенсацияли алачак. Кешбэкның күләме 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Компенсацияне 5 көннән дә ким булмаган турпакетлар сатып алуга һәм бу елның 15 августыннан 20 декабренә кадәр бару вакыты белән алырга мөмкин. Түләү «Мир» картасы белән башкарылырга тиеш.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Рөстәм Миңнеханов ял итү туризм