Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда ут капкан фермадан 160 сыерны коткарганнар

Янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан дип фаразлана.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда ут капкан фермадан 160 сыерны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«18 февраль көнне 10.48 сәгатьтә 112 бердәм номерына республиканың Кама Тамагы районы Кече Салтык авылы фермасында янгын чыгуы турында хәбәр килгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

116нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре, шулай ук «КУГР» ҖЧҖ һәм Яңасала авыл җирлеге ирекле янгын сүндерү командалары урынга 20 минут эчендә килеп җиткән.

Урында ачыкланганча, ут белән көрәшүчеләр килгәнче ферма хезмәткәрләре төтен белән тулган бинадан 160 сыерны алып чыгарга өлгергән була инде. Алар бинада беркемнең дә булмавын әйтә. Ватык тәрәзә һәм ишекләрдән куе төтен күтәрелә.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны 25 минут эчендә сүндергән.

Янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан дип фаразлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын