Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда вакытыннан алда эшлми торган көннәр кертелмәячәк

"Республиканың оператив штабы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка регионда актуаль эпидемиологик вәзгыяте һәм федераль оператив штаб тарафыннан тәкъдим ителгән чаралар турында хәбәр итте

Татарстанда эшчеләрнең хезмәт хакын сакланып кала торган, вакытыннан алда эшләми торган көннәр кертелмәячәк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

"Республиканың оператив штабы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка регионда актуаль эпидемиологик вәзгыяте һәм федераль оператив штаб тарафыннан тәкъдим ителгән чаралар турында хәбәр итте", — дип билгеләде Агентлыкның әңгәмәдәше.

Доклад нәтиҗәләре буенча һәм республиканың кече һәм урта бизнес вәкилләренең ял көннәрендә объектларны ябуны сораган мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, берничә карар кабул ителде.

"Татарстан Республикасында 11 октябрьдән кабул ителгән чараларны исәпкә алып (Хөкүмәтнең рестораннар, сәүдә үзәкләрендә, фитнес-үзәкләрдә, вакцинациясез 65 яшьтән өлкәнрәк булган затларны мәҗбүри изоляцияләү буенча Карары, шулай ук аерым категория гражданнарны мәҗбүри вакцинацияләү турында Роспотребнадзор карары), 23 октябрьдән ял көннәрен кертмәскә дигән карар кабул ителде», — дип ассызыклады Лилия Галимова.

Шуның белән бергә Рөстәм Миңнеханов оператив штабка һәм Роспотребнадзорга эпидемиологик ситуациягә анализ ясарга һәм 30 октябрьгә эшне алга таба оештыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәрен керткәндә, өзлексез циклны оештыручы предприятиеләр һәм оешмалар, тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче предприятиеләр һәм оешмалар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, КФҮ һәм белем бирү учреждениеләре эшен дәвам итәчәк.

Бу учреждениеләрнең эше санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү белән төгәл оештырылачак, дип өстәде Галимова.

Татарстан Президенты шулай ук коронавируска каршы вакцинация темпларын арттыру буенча актив эшне дәвам итү бурычын куйды. Бу эш көне булмаган ял көннәрен кертү буенча алдагы карарлар кабул итүгә турыдан-туры йогынты ясый, дип аныклады Агентлыкның әңгәмәдәше.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр хезмәт хакын саклап калып, Россиянең барлык төбәкләрендә дә эшләми торган көннәр дип игълан итү турындагы указга кул куйды. Шул ук вакытта катлаулы эпидимиологик вәзгыятькә ия булган төбәкләр мөстәкыйль рәвештә эш көнен иртәрәк кертү турында Карар кабул итәргә мөмкин.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яллар