Татарстанда Яңа ел төнендә 24 градус салкын көтелә
Республикада беренче гыйнварда -12... – 17 градус салкын булачак.
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Татарстанда Яңа ел төнендә 24 градус салкын көтелә. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кисәтү һәм ликвидация комиссиясе утырышында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров сөйләде.
“31 декабрьдә Татарстанда бераз кар явуы көтелә, урыны белән -13...-18 градус салкын булачак. Яңа ел төнендә -15...-20 градус, аязганда –24 градус фаразлана.
Республикада беренче гыйнварда -12...-17 градус салкын булачак”, - диде Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров.
– 24 градуска кадәр салкын 30 декабрь төнендә көтелә. Ул көнне көндез һава температурасы - 14...-19 градус булачак, дип җиткерә метеорологлар.
Фото: баш мөхәррир
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев