Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда ял көннәренә буран туктаячак

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында атмосфера басымы югары булу сәбәпле, Татарстан территориясендә явым-төшемнәр акрынлап туктый.

Соңгы көннәрдә Татарстанда төньяк циклон йогынтысында бураннар чыкты һәм кар көртләре барлыкка килде, болытлы һәм карлы һава торышы урнашты.

Республикада һава шартлары ял көннәренә үзгәрәчәк, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Атмосфера фронты шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, 12 һәм 13 февральдә, көнчыгышка китә.

Аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз кар явачак. Һава температурасы төнлә -4..-10 градус, төнлә -1..-7 градус салкын була, дип фаразлый синоптиклар.

Синоптиклар мәгълүматы буенча, киләсе атна башында атмосфера басымы арту сәбәпле, Татарстан территориясендә явым-төшемнәр акрынлап туктый.

Төнге сәгатьләрдә температура фоны -7..-14 градус була. Тәүлекнең якты вакытында һава -7..-2 градус тәшкил итә.

Чыганак:ТИ

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы