Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда ял көннәрендә буран, көчле җил һәм 2 градус җылылык көтелә

Алдагы ялларда Татарстанда тотрыксыз һава торышы урнашачак.

Шимбә һәм якшәмбе, 19 һәм 20 февральдә, көньяк-көнбатыш атмосфера агымнары республикага җылы һава алып килә.

Алдагы ялларда Татарстанда көнбатыштан көнчыгышка таба баручы атмосфера фронтлары йогынтысында шактый җылы, әмма тотрыксыз һава торышы урнаша. Татарстанның Гидрометеорология үзәге алдагы көннәргә һава торышын шулай фаразлый.

Кар һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, шимбә көнне урыны белән күз күреме начарланырлык көчле буран, һәм көчле җил көтелә. Көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Шул ук вакытта юлларда кар көртләре һәм кар измәсе, урыны белән бозлавык булачак. Республикада һава температурасы төнлә -1..-7 градус, көндез -4..+2 градус булыр дип көтелә.

«Температура фонының күтәрелүе һәм явым-төшемнәр түбәләрдән кар һәм боз төшүгә китерергә мөмкин», — дип кисәтә синоптиклар.

Киләсе атна башында республикада вакыты белән кар һәм юеш карлы шундый ук җылы һава торышы сакланыр, дип фаразлый метеорологлар. 

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы