Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда яшәүче һәр өченче шәһәр кешесе фермерлардан айга бер тапкыр азык-төлек сатып ала

«ПромРейтинг " җирле фермер продукциясен куллану темасы буенча Татарстан шәһәрләрендә яшәүчеләр арасында сораштыру үткәрде.

Шәһәрнең һәр өченче кешесе (35,1%) айга бер генә тапкыр булса да авыл хуҗалыгында эшләүче фермерлардан яки танышлардан азык-төлек продуктлары сатып ала икән. Бу хакта «ПромРейтинг» тикшеренү агентлыгы 100 меңнән артык халкы булган Татарстан шәһәрләрендә яшәүчеләр арасында җирле фермер продукциясен сатып алу һәм куллану буенча үткәргән сораштыру нәтиҗәләре турында әйтелә. Бу эш Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә алып барылды.

Сораштырылучыларның 44% ы фермер продукциясе — «зур булмаган крестьян хуҗалыкларында җитештерелгән азык-төлек», дип саный. Татарстанның эре шәһәрләрендә яшәүчеләр «фермер продукциясе» сүзтезмәсен табигый, экологик чиста һәм химия булмау белән ассоциацияли.

Сораштырылучыларның 80% тан артыгы (81,3%) фермер продукциясенә уңай карый, аңа карата төп таләпләр - яңа гына җитештерелгән (иске түгел), табигый һәм тәмле.

Татарстанның эре шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен фермер товарларын куллану юлында төп киртәләргә транспорт-логистика кыенлыклары, сату нокталарында конкрет товарлар булмау, челтәр кибетләренә карата бәясе югары булу керә.

Татарстанның эре шәһәрләрендә яшәүчеләр арасында фермер продукциясенең иң кирәкле төрләре сөт-ит продуктлары һәм йомырка.

Уртача алганда Казанда яшәүчеләр, Татарстанның башка эре шәһәрләрендә яшәүчеләргә караганда, фермер продуктларына карата таләпчәнрәк һәм нәзберегрәк.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фермер продукциясе