Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда яшьтәш 2 тракторчы бер үк төрле һәлак булган

Һәлакәтләр республиканың ике районында чыккан.

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). Узган ялларда Татарстанда 2 тракторчы һәлак булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге хәбәр итә.

20 июнь көнне 19.30да Аксубай районы Яңа Баланды авылында трактор рулендагы 1963 елгы йөртүче ир-ат, фаразлар буенча, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм чокырга төшеп каплана.

Моңа охшаш фаҗигаләрнең тагын берсе 21 июньдә шулай ук сәгать 19.30да Лениногорск районының Иске Куак - Мичурино кыр юлында килеп чыга. Трактор белән идарә иткән шулай ук 1963 елгы ир-ат хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм әйләнеп каплана.

Тракторчыларның икесе дә һәлакәт урынында ук җан биргән.

Фото: http://www.сароблньюс.рф/img/lenta/13429_1348213003.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250