Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда юлларны ремонтлауга илкүләм проект буенча 12 млрд сум тотылачак

Юл-төзелеш эшләре республиканың барлык зур шәһәр агломерацияләрендә узачак.

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектының яңартылган паспорты 2021 елда расланды. Моңа кадәр ул «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» дип атала иде. Проектның максаты — 2024 елга зур шәһәр агломерацияләрендәге юллар челтәренең норма таләпләренә туры килүен 85 процент дәрәҗәсенә җиткерү.

Быел Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 218 километрны тәшкил иткән юлларны ремонтлау планлаштырыла. Әлеге эшләргә федераль бюджеттан 9 миллиард сумнан артык финанслар, Татарстан бюджетыннан 3 миллиард сум юнәлдереләчәк.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап тормышка ашырыла. Дәүләт җитәкчесе бу эшләрнең максатларын 2020 елның 21 июлендә кабул ителгән 474нче санлы указында билгеләде, аны «май указы» дип тә атыйлар.

Илкүләм проект нигезендә, гомуми озынлыгы 96 километрдан артык төбәк әһәмиятендәге 52 юл төзекләндереләчәк. Шулар арасында: Казан-Шәмәрдән, Чаллы-Водозабор-Илбакты-Калмия-Минзәлә-Боерган, М7 «Волга»-Иске Матвеевка, Арча-Зур Әтнә, Зәй-Бухарай һ.б.

Моннан тыш республиканың барлык зур агломерацияләрендә дә юл-төзелеш эшләре узачак. Мәсәлән, Казан агломерациясендә барлыгы 61 километрдан артык озынлыкны тәшкил иткән 32 объект ремонтланачак.

Чаллы агломерациясендә юл ремонты барлыгы 48 километр озынлыктагы 12 объектта үткәреләчәк. Түбән Кама агломерациясендә гомуми озынлыгы 11 километр булган 5 объект ремонтланачак.

 

Мәгълүм булганча, 2020 елда Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча эшләрне финанслау 8,6 миллиард сумны тәшкил итте.

 

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар илкүләм проект