Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстандагы давыл өч районга зыян салган: "Ун минут эчендә булган хәл"

Фермалар һәм йортлар түбәсез калган.

Кичә сәгать 15.47 дә 112 хезмәтенә Актаныш районы Чалманарат авылыннан мөрәҗәгать килеп ирешә. Көчле җил анда сыерлар фермасының түбәсен алып аткан. Якынча 2,5 мең кв метр түбәгә зыян килгән. Бәхеткә, маллар бу вакытта ферма эчендә булмый.
Моннан тыш, бу авылда көчле җил шәхси йортның 180 кв метрлы түбәсенә зыян салган.

"Икенче ярты белән ике тула унбиш минут арасында җил котырып алды. Ун минут эчендә булган хәл инде бу."Наратлы" хуҗалыгына зыян килгән", - диде шул авылның Мәдәният йортында эшләүче Ләйсән ханым.

Мамадышта да җил бер йортның түбәсен алып аткан, агачларны сындырган.

 

Җил кичә Сарманда да котырган. Күтәмәле авылында бер шәхси йорт түбәсез калган.
Бәхеткә, бер очракта да кешеләргә зыян килмәгән.

 

Тулырак: Шәһри Казан

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ураган давыл