Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанга давыл якынлаша

Татарстанда давыл турында кисәтү игълан ителде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте гарасат вакытында куркынычсызлык чаралары турында искәртә.

Якындагы тәүлектә Татарстан территориясендә һәм Казанда яшенле яңгыр көтелә, боз яварга мөмкин. Җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитүе ихтимал, дип яза Тата-информ.
 
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе искәрткәнчә, давыл вакытында реклама такталары, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләренә якын килергә ярамый. Автомобильләрне зур агачлар янында калдырмау хәерле. Шулай ук көчле җилдән йорт диварлары буенда яки җәмәгать транспорты тукталышларында качарга киңәш ителми. Давыл вакытында түбәләрдән шифер (һ.б.) кисәкләре очып төшәргә мөмкин.
 
Әгәр сез табигатьтә булып, җилнең көчәюен сизгәнсез икән, урман яки сулыкта адашмас өчен тиешле чаралар күрергә кирәк.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: давыл