Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанга М12 трассасы нәрсә бирәчәк?

Татарстанда М12 Мәскәү-Казан тиз йөрешле автомагистрален төзү проекты буенча фикер алышулар башланды.

Бүген хакимият вәкилләре Каип һәм Рус Никольское авыллары халкы белән очрашты. Очрашуда җирле халык катнашында эшче төркем оештыру турында карар кабул ителде.

Авыл халкы белән очрашуга Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов җитәкчелегендәге Татарстан хакимияте органнары вәкилләренең зур делегациясе килде. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы трассаны проектлаганда һәм төзегәндә серләр булмаячак, дип билгеләп үтте. Моннан тыш, җирле авылларда яшәүчеләр автомобиль юлын проектлау һәм төзү буенча фикер алышуның барлык этапларына да җәлеп ителәчәк. «Бүген мин М12 тиз йөрешле автомобиль юлын проектлау һәм төзүне алып бару буенча эшче төркем төзү турында игълан итәм. Аның составына район халкы һәм хакимиятнең вәкаләтле органнары керде», — дип билгеләп үтте Хәнифов. Аның сүзләренә караганда, эшче төркем федераль трассаны әзерләү һәм төзү вакытында — 2024 елга кадәр ачык режимда эшләячәк. Аның эше нәтиҗәсендә дәүләт хакимияте органнары төзелеш турында район халкы белән фикер алыша һәм аларның теләкләрен исәпкә ала алачак.

Бизнес өчен мөмкинлекләр тудырачак, казанлылар өчен уңайлы булачак

Очрашуда әйтелгәнчә, трассаның Татарстан биләмәсе буенча озынлыгы 142 км тәшкил итәчәк. Автотрассаның Татарстан участогының бәясе 163 миллиард сум итеп бәяләнә, шул ук вакытта әлеге сумманың 60 проценты республикага федераль бюджеттан җибәреләчәк.

Республика биләмәсендә автомобиль юлы участогы 3 федераль трассаны тоташтырачак, бу исә транспорт агымнарын бүлү һәм Казанны әйләнеп узу өчен транзит хәрәкәт тәэмин итәчәк. М12 трассасы үсеп килүче Иннополис махсус икътисадый зонасын Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры предприятиеләре белән тиз арада тоташтырачак. Яңа юл нефть химиясе, электроника, машина төзелеше продукциясе җитештерүче предприятиеләр үсешенә этәргеч бирәчәк. Татарстанның логистик үзәкләренә товарларны тиз арада илтеп җиткерү республика кибетләрендә ассортиментны арттырачак һәм бәяләр үсешен тоткарларга мөмкинлек бирәчәк, чөнки эшмәкәрләр акчаны янга калдыра алачак.

Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин хәбәр иткәнчә, Идел аша яңа күпер һәм Казанның көньяк әйләнеше аша яңа күпер төзү генә дә бизнес өчен яңа мөмкинлекләр тудырачак һәм республика башкаласы халкына Иделнең икенче ягына уңайлы юл бирәчәк.

«Көньяк урап узу юлы безнең булачак боҗра юлыбызның 24 километрын үз эченә ала.  Халык өчен бу бик зур плюс, чөнки Казанга һәм башка шәһәрләргә эләгү җиңелрәк, тизрәк, куркынычсызрак булачак. Кайчандыр Мәскәү яныннан да берничә юллар уза иде, ә аннары алар берләште», — дип аңлатты Чукин.

Тавыштан саклау экраннары куелачак һәм яңа агачлар утыртылачак

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары үз чыгышында автомобиль юлының төзелеше, катгый санитар нормаларны үтәү белән алып барылачагы турында сөйләде. Башлангыч исәпләүләр автомагистральне максималь йөкләнеш белән 78 децибелга якын тавыш куптарачак дип күрсәтә. Экранның тавышын һәм агачлар әлеге күрсәткечне нормага кадәр киметергә мөмкинлек бирәчәк — көндез 55 децебел һәм төнлә 45 децбел булачак. «Тавыштан саклаучы  экраннар каралган, алар 20 децибелны «сүндерә». Шулай ук биш рәт агачлар белән 20 метрлы өстәмә урман полосасы варианты да бар. Нәтиҗә ел әйләнәсе булсын өчен яфраклы агачларны куаклар белән аралаштырырга кирәк», — дип сөйләде Чукин.

Шунысы кызык, автоюл буенда агачлар шулай ук татарстанлыларның теләкләрен исәпкә алып утыртылачак. ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов сүзләренә караганда, агач утырту өчен билгеләнгән агачлар төрләре буенча да фикер алышачаклар. «20 метр урман полосасы планлаштырылган — бу тузанны һәм тавыш эффектын киметү нормативларына туры килә. Әмма полосаның киңлегенә өстәмә акчалар хисабына 80 метрга кадәр җиткерергә мөмкин. Нәтиҗәдә, торак пункт чикләреннән юл полотносы башланганчыга кадәр куе, яхшы яшь урман булачак. Без сезнең белән фикер алышырга, оптималь агач составын сайларга, яфраклы агачларны күбрәк кулланырга әзер», — дип мөрәҗәгать итте Зарипов Лаеш районында яшәүчеләргә.

Ул М12 трассасы буенда урман утыртмаларын проектлау һәм урнаштыру Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм муниципаль хакимиятләр белән берлектә өстенлекле тәртиптә каралачак, дип ачыклык кертте.

Урман хуҗалыгы министры урынбасары Татарстан урманчылары арсеналында агачларның уникаль сортлары булуы серен ачты. «Республикада пробиркаларда триплоидлы нигезне үстерү буенча технологияләр бар. Бу агачлар бөтенләй череми, ә аларның үсеш тизлеге гадәти агачларга караганда өч мәртәбә тизрәк. 2015 елда утыртылган сынау утыртмалары биш ел эчендә 12 метр биеклеккә артты», — дип билгеләп үтте Зарипов.

Черүгә дучар булмаган яшь усаклар карт урман посадкаларына кислород күбрәк эшкәртергә ярдәм итәчәк. «Урман шактый карт һәм авыру булганда, агачлар уртасындагы черү процессы углекислоталы газ бүлеп бирүгә китерә. Һәм ул яфраклардан бүлеп бирелгән кислородтан күбрәк була», — дип аңлатты министр урынбасары.

Җирле халык проблемаларын хәл итәргә булышачаклар

Хакимият вәкилләре белән очрашуда Лаеш районында яшәүчеләр экологияне саклауга, куркынычсызлыкка, якын-тирә территорияләрне үстерүгә кагылышлы сораулар бирделәр. Барлык тәкъдимнәр һәм үтенечләр карау өчен беркетмәгә кертелде. Шулай ук, автотрассаның хайваннар дөньясы вәкилләренә йогынтысын киметү өчен, ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләрен эш төркеме составына кертү турында карар кабул ителде.

Архиерей күлен саклау мәсьәләсе аерым торды. Мәсьәлә М12 автоюлын төзү белән турыдан-туры бәйле түгел иде, шуңа да карамастан, аны, республика хөкүмәте дәрәҗәсендә җирле халык проблемаларын хәл итү өчен, эшкә керттеләр.

Очрашуны тәмамлап, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы республика җитәкчелегенең бурычы-М12 трассасын төзүдә халыкның зыян күрмәве, дип ассызыклады.

«Эшче төркем бер-бер артлы мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен булдырылган. Уйлар һәм теләкләр кирәк. Әмма шул ук вакытта без әйләнеп чыга алмый торган кагыйдәләр һәм закон нормалары бар. Без ачыктан-ачык эшләргә җыенабыз, шуңа күрә карарлар бергәләп кабул ителәчәк», — дип аңлатты Хәнифов.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты белән сөйләшкәндә Лаеш районында яшәүче Александр Блохин, авыл халкын М12 автоюлын төзү буенча эшче төркем составына кертү хакимият һәм җирле халык арасында диалог төзергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте.

«Эшче төркем булдыру — уңай момент. Моңа кадәр без өч айга якын министр урынбасарлары һәм Лаеш районы башкарма комитеты дәрәҗәсендә аралаштык. Бүгенге очрашудан мин канәгать. Эшче төркем төзү аңлашылмаучанлык, ниндидер мизгелләрне белмәүне бетерәчәк», — диде Блохин.

«Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры бүген юлның ким дигәндә 100 елга төзелүен, кешеләр өчен уңайлы, экология һәм хайваннар дөньясы өчен куркынычсыз булырга тиешлеген дөрес әйтте», — дип өстәде ул.

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Мәскәү_Казан трассасы автотрасса трасса Лаеш районы М12 трассасы