Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанга Урта Азиядән китерелә торган яшелчә, җиләк-җимеш күп очракта зарарланган була

Россельхознадзор 2 тоннадан артык бозык продукцияне юкка чыгарган.

Татарстанга Урта Азиядән кертелә торган яшелчәгә һәм җиләк-җимешкә еш кына корткычлар зыян салган була. Бу турыда «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча фитосанитар күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Альберт Кадыйров сөйләде.

«Фитосанитария профилактикасы һәм санитария нормаларын үтәмгән өчен административ җаваплылык яный, хокук бозучыга 10 мең сумга кадәр штраф каралган. Моннан тыш, Татарстан Республикасына кертелә торган яшелчә һәм җиләк-җимеш бер кешегә 5 кг чамасы гына рөхсәт ителә, чәчәк бәйләме дә өчтән артырга тиеш түгел. Бу чикләүдән арткан продукция тикшерелергә һәм санитария нәтиҗәсе ясалырга тиеш», — диде Кадыйров.

Спикер сөйләвенчә, 2018 елда Россельхознадзор инспекторлары 4 меңнән артык авиарейсны тикшергәннәр һәм 2 тоннадан артык бозык продукцияне юкка чыгарган. Зарарланган продукция күпчелек очракта Азәрбайҗан, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан кертәләр.

erid: 2VtzqwTSgT9

tatar-inform.tatar

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиләк-җимеш

erid: 2VtzqwTSgT9