Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Татарстан»лылар тагын шаккаттырдылар

«Татарстан» күмәк хужалыгы үзенеӊ үсешендә еллар буенча килгән хезмәт традицияләрен саклап калу гына түгел, ә житәкчелек һәм терлекчелек тармагында хезмәт итүчеләр арасындагы булган җылы мөнәсәбәтләрне дә саклап, яңа төсмерләр белән баетып алга бара.

Менә бу елның 25 июль көнне кич белән Салавычның Сабантуй мәйданында хуҗалыкның хезмәтчәннәре традицион бәйрәмнәренә җыйналдылар. Мәйданның түрендә терлекчеләр булсалар да, бәйрәмгә авылның олысы һәм кечесе килгән иде.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин кулыннан район Мактау грамоталарын алганда, район һәм Республика күләмендә данлыклы терлекчеләр - Миләүшә Фатыхова, Фатыйма Саттарова, Гөлфәния Каюмова, Рашит Саттаров һәм Фәрит Хөрмәтуллинныӊ күңелләрен горурлык хисе яулап алгандыр. Аларның хезмәтен авыл халкы алдында тагын да калку итеп күрсәтеп, зур бүләкләр тапшырган хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллин да, гомүмән терлекчелек тармагында эшләүчеләр турында матур фикерләр җиткерде.
Ә мактанырлык урын бар: бу елныӊ 6 аенда «Татарстан»лылар узган елга караганда 42 процентка артык сөт савып алганнар, алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда бу 724 тоннага артык. Яңа комплекста эщләүче Хайруллина Резеда, Идиятуллина Светлана, Фатыхова Миләүшә, Хакимова Данияләр 2482шәр центнер сөт савып ала алдылар.
Салавыч Сәрдегәне авылы сыер савучыларның да күрсәткечләре мактауга лаек. Ит җитештерү өлкәсендә дә күмәк хуҗалыкның уңышлары саллы. Уңышлар зурдан булгач, ял итү дә күңелле шул. Рифат Зарипов һәм аның белән килгән артистлар бу бәйрәмгә ямь өстәделәр, яңа уңышларга иҗади дәрт өстәделәр. Күмәк хуҗалык хезмәтчәннәре бәйрәмнән күӊелләренә яӊа рух өстәп, киләчәккә зур өметләр баглап, шатланышып мәйданнан соӊ гына таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250