Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанлылар Роспотребнадзор идарәсенә 5G каланчалары буенча ешрак мөрәҗәгать итә башлады

Татарстанда 20-30 легаль булмаган кәрәзле элемтә станциясе ел саен гражданнарның сизгерлеге аркасында ачыклана.

Татарстан халкы 5G каланчалары һәм аларның сәламәтлеккә йогынтысы турында борчыла, әмма борчылулар еш кына нигезсез булып чыга, чөнки кәрәзле элемтәнең барлык станцияләрен урнаштыру алдыннан җентекле тикшерү уза. Бу хакта туры эфирда Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина сөйләде.

Спикер сүзләренә караганда, татарстанлылар кәрәзле элемтәнең база станцияләре республика халкында һәрчак куркыныч тудырган — нурланыштан курка.

«Хәзер без бу өлкәдә мөрәҗәгать итүләр саны артуны күзәтәбез. 5G буенча шуны әйтә алам, бүгенге көндә урнаштыру буенча бер генә документ та килешенмәгән. Шуңа күрә аларның теләсә кайда куелуы дөрес түгел. Алар халык белән файдалану өчен түгел, эксперименталь рәвештә урнаштырылган. Әлегә 5G каланчасыннан нурланышның чик дәрәҗәсе буенча норматив та юк", - дип билгеләп үтте республика ведомство башлыгы.

Башка кәрәзле элемтә база станцияләрен урнаштыру кагыйдәләре нигезендә Роспотребнадзор рөхсәт бирә.

«Без ике этапта эшлибез: компания проектлаучылар база станциясен урнаштырырга телиләр икән, алар безгә проект материалларын тапшыралар, без аларны карыйбыз, бу проектны тормышка ашырырга санэпидимиологик нәтиҗә белән рөхсәт бирәбез. Алар әлеге база станциясен урнаштырганда, компания безгә лаборатория тикшеренүләре беркетмәсен бирә", - дип билгеләп үтте спикер.

Экспертизада бу станция нурланышының чик дәрәҗәсен билгелиләр, әгәр ул нормаларга туры килсә, Роспотребнадзор каланчаны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирә.

Халык шикаятьләре аркасында ел саен Татарстанда легаль булмаган 20-30 кәрәзле элемтә станциясе ачыклана. Аларның эше суд аша туктатыла, һәм алар эшне барлык тикшерүләрне узганнан соң гына яңадан башлап җибәрә алалар.

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 5G каланча