Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанлылар ясалма чыршыга өстенлек биргән

Яңа елга тере чыршыларга сорау кимегәгән, узган ел белән чагыштырганда 21% тәшкл итә.

Татарстанда Яңа елга 10 меңгә якын чыршы үстерелгән һәм 30 тоннадан артык ылыслы бораклар әзерләнгән. Бер ел элек бәйрәмгә 2 меңгә күбрәк агач утыртканнар иде. Бу хакта  ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләгән.

"Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, узган еллар белән чагыштырганда, яңа ел бәйрәмнәре өчен чыршы һәм башка ылыслы агачлар быел азрак сатылган: 2019 ел белән чагыштырганда 21% ка, 2018 ел белән чагыштырганда — 33% ка әзрәк сатылган", — дип билгеләп үтте әңгәмәдәш.

Ихтыяҗның кимүе кешеләрнең ясалма чыршыларга күчүенә бәйле, дип фаразлаганнар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында.

Узган ел бәйрәмгә 11 меңнән артык агач үстерелгән һәм 35 тоннадан артык ылыслы ботаклар әзерләнгән.

Чыршы сатып алу өчен урманчылыкка мөрәҗәгать итәргә кирәк, агачны кисеп заказчыга тапшырачаклар.

Чыршы сатканда хосусый сатучының гамәлдәге законнар нигезендә төзелгән сату-алу килешүе күчермәсе һәм товар накладне булырга тиеш. Әгәр товар Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән кайтарылган булса — карантин сертификаты.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел чыршысы