Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанлыларны республика экопроектлары өчен тавыш бирергә чакыралар

Федераль акчаларны алуга «Зеркала Татарстана» («Татарстан көзгеләре») һәм «Диңгез – Море Татарстана» кластерлары исәп тота ала.

Татарстанлыларны ике республика проекты – «Зеркала Татарстана» һәм «Диңгез – Море Татарстана» өчен туристлык-рекреация кластерларын булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча бөтенроссия конкурсы финалында тавыш бирергә чакыралар.

Финалга узган ун инициатива өчен тавыш бирү 30 сентябрьдә башланды. Ул 9 октябрь 23 сәгать 59 минутка кадәр дәвам итәчәк. Тавыш бирү һәм бөтен конкурс нәтиҗәләре 16 октябрьдә игълан ителәчәк.

Татарстан проектлары өчен тавышны https://priroda кlife/geography/ сайтының «География» бүлегендә бирергә мөмкин. Социаль челтәрләрдәге аккаунт яки почта аша теркәлү кирәк.

Моңа кадәр узган тавыш бирүдә татарстанлылар активлыгы белән республика проектлары беренче унлыкка эләгү генә түгел, беренче урынны да алды. Проектлар 74 мең тавыш җыйды.

Биектау районындагы «Зеркала Татарстана» («Татарстан көзгеләре») кластерына өч чиста сулыгы булган «Зәңгәр күлләр» тыюлыгы, Семиозер урманы һәм Казансу елгасы керәчәк. Ә «Диңгез – Море Татарстана» кластеры Кама Тамагында Юрьев мәгарәләрен һәм Лобач тавын берләштерәчәк.

Фото: «Татар-информ» архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс Татарстан онлайн конкурс экопроект республика проектлары