Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанлыларның «Татмедиа» басмаларын 451 сәүдә ноктасында сатып алу мөмкинлеге бар

Газета-журналлар Казан метросы станцияләрендәге автоматларда, почта бүлекләрендә, шулай ук автолавкаларда тәкъдим ителгән.

Татарстанда яшәүчеләрнең «Татмедиа» бренды астында нәшер ителә торган газета-журналларны 451 сәүдә ноктасында сатып алу мөмкинлеге бар. Сатып алучыларга уңайлы булсын өчен алар Казан метросының алты станциясендә, 130 почта бүлегендә, шулай ук кибетләр, хастаханәләр, шифаханәләр һәм күчмә автолавкаларда тәкъдим ителгән.

«Төп социаль бурыч — безнең газета-журналларны республикада яшәүчеләр өчен мөмкин кадәр үтемле итү. Без һәр кешенең үзен кызыксындыра торган басма продукцияне сатып алу мөмкинлеге булуын телибез. Совет заманында Казанда газета киосклары бик күп иде, әмма вакыт үтү белән аларның саны кимеде. Безнең басмалар өчен махсус урын табу турында карар кабул ителде. Бу Татарстанда яшәүчеләргә безнең басмаларны махсус билгеләнгән мәйданнарда тиз арада табарга мөмкинлек бирә», - дигән «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиаресурсы 98 шәһәр һәм республика газетасын, 14 журналны, 17 телеканалны, 10 радиоканалны, интернет челтәрендәге 80 сайтны һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын үз эченә ала. Газеталар татар, рус, чуваш һәм удмурт телләрендә нәшер ителә. 2020 елның икенче яртыеллыгында газеталарның гомуми тиражы — 225 мең данә.

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Хезмәт” газетасы татмедиа нәшрият газета журнал