Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанның 200дән артык авыл-шәһәрен су басарга мөмкин. Бу исемлектә Балтач бармы?

Су басу ихтималы булган зонага кергән торак пунктларның күбесе Казан тирәсендә (14 авыл), Биектау (13) һәм Лениногорск районнарында (13) урнашкан.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Рәмис Габбасов). ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының Татарстандагы торак пунктларны су басу ихтималы булган авыллар исемлегенә кертү турындагы боерыкны имзалады. Шул хактагы документ ТР хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

Су басу ихтималы булган зонага кергән торак пунктларның күбесе Казан тирәсендә (14 авыл), Биектау (13) һәм Лениногорск районнарында (13) урнашкан. Узган елда язгы ташудан Лаеш һәм Арча районнары аеруча зур зыян күргән иде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2018 елда 14 муниципаль берәмлек һәм 60 торак пунктка су басу куркынычы янаган. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан язгы ташу вакытында төрле чаралар үткәрү өчен 430 миллион сумнан артык акча сарыф ителгән.

Узган елда 4 гидротехник корылма ремонтланган, 2 елганың ярлары ныгытылган, 11 буаның төбе чистартылган. 2 меңнән артык кешене язгы ташуның тискәре йогынтысыннан саклау өчен тиешле чаралар күрелгән.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы ташу