Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанның 485 волонтеры Бөтенроссия халык санын алу вакытында ярдәм итәчәк

Бөтенроссия халык санын алуны уздыру чорында Татарстан республикасының 45 муниципаль районы территориясендә 485 волонтерны җәлеп итү планлаштырыла, аларның 311е республиканың 58 КФҮндә һәм 174е исәпкә алучыларның мобиль бригадалары эшендә ярдәм итү өчен җәлеп ителәчәк.

ТР иреклеләр үзәге мәгълүмати-ресурс үзәге җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин сүзләренә караганда, һәр муниципаль районда волонтерлар эшен оештыру өчен җаваплы итеп билгеләнгән, алар өчен укулар уздырылган: «җаваплы белгечләр үз районнарында Дәүләт статистикасының территориаль органы һәм КФҮ вәкилләре белән коммуникацияләр алып бара инде».

Айрат Мөбарәкшин шулай ук яңа COVID-19 коронавирус йогышы таралуга бәйле яңа чикләүләр кертелү белән бәйле рәвештә, муниципаль районнарга волонтерларны җәлеп итү һәм шәхси саклану чараларын көчәйтү буенча тәкъдимнәр җибәрелде, дип билгеләп үтте.

Һәр муниципаль районда волонтерлар эшчәнлеген оештыру буенча индивидуаль эш алып барыла, волонтерларның эш графиклары төзелде.

Чыганак: Министерство молодежи РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бөтенроссия халык санын алу