Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанның архив хезмәте 100 еллык юбилеен билгеләп үтә

Төп бәйрәм чаралары 21 ноябрьдә узачак.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Иртәгә, 21 ноябрьдә, Татарстанның архив хезмәте 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Бу турыда ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләштеләр.

  • Бүгенге көндә республика архивларында 25 мең 929 фонд исәпләнә, аларда 7,4 миллион берәмлек документ саклана.

Татарстанның архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова  сүзләренчә, Татарстанның архив фонды Россиядә зурлыгы ягыннан дүртенче урынны били. Фондның составы 1709-2012 елгы документларны үз эченә ала, кайбер документлар XI – XVII йөзләргә карый. Барлыгы 18 уникаль документ бар.

«Рус патшаларының жалованье грамоталарын, Габдулла Тукай фотоларын һәм «Ике кояш» шигыренең кулъязмасын, шагыйрьләр Муса Җәлил һәм Евгений Боратынский, революционер Мулланур Вахитов хатларын, ТАССРның 1937 елгы Конституциясен шулар рәтенә кертергә мөмкин», - дип искәртте Гөлнара Габдрахманова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.

21 ноябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт архивының яңа бинасы (Декабристлар урамы, 4) белән танышыр дип көтелә.

Бу көнне шулай ук республика генеалогик тикшеренүләр бәйгесе, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмаларның иң яхшы архивын ачыклау максатыннан уздырылган конкурсларның җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылачак.

 

Фото: Александр Елисеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: архив