Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанның биш югары уку йортында сovid-кагыйдәләрне бозу очраклары ачыкланган

Югары уку йортларында керү юлында антисептик һәм фильтрлар юк иде.

Татарстанның биш югары уку йортында сovid-19 коронавирусын профилактикалау буенча санитар кагыйдәләрне бозу очраклары ачыкланды. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Тикшерүләр үткәрелә башлады. Бу атнада без 11 вузны һәм дүрт районнардагы филиалларны карадык. Сүз Чаллы һәм Түбән Кама уку йортлары турында бара. Биш югары уку йортында тәртип бозулар ачыкланды, бу тикшерелгән учреждениеләрнең гомуми санының 33%ын тәшкил итә", - дип билгеләп үтте спикер.

Любовь Авдонина сүзләренчә, вузларда керү юлында антисептик, температура һәм ОРВИ билгеләре булган студентларны һәм укытучыларны уздырмас өчен фильтр да юк.

«Без студентлар ягыннан да хокук бозулар күрәбез. Аудиториядә дөрес утырту мөмкинлеге бар, тик алар төркемнәр белән утыралар, битлексез килеш күпләп йөриләр» - диде Авдонина.

Ведомство җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, тикшерүләр дәвам итәчәк. Киләсе атнада Роспотребнадзор хезмәткәрләре республика көллиятләренә, техникумнарына һәм училищеларына игътибар итәчәк.

Авдонина искәртеп узганча, сovid-кагыйдә бозган өчен вазифаи затка – 50 мең сумнан башлап һәм аннан да күбрәк, физик затка 15 мең сумнан башлап административ штраф салынырга мөмкин.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ковид-19