Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанның он тарту һәм икмәк пешерү предприятиеләре федераль бюджеттан 114 млн. сумнан артык субсидия алачак

Якын арада субсидия алу өчен гаризаларны сайлап алу игълан ителәчәк.

Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан белән он тарту һәм икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләр бирүгә юнәлдерелгән килешү төзеде. Механизм он җитештерүчеләргә азык-төлек бодае сатып алуга, ә икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләренә икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре сатуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүне күздә тота.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, он җитештерүчеләргә азык-төлек бодае сатып алуга чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә Татарстан 65,9 млн сум, ә икмәк пешерү предприятиеләре 48,3 млн сум акча алачак. Якын арада субсидия алу өчен гаризаларны сайлап алу игълан ителәчәк.

Хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән чара тармак предприятиеләренең рентабельлеген саклап калуга һәм халык өчен он тарту һәм икмәк пешерү продукциясенә бәяләрнең тотрыклы дәрәҗәсен саклап калуга юнәлдерелгән.

Тулырак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субсидия икмәк пешерү он тарту