Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанстат: 18 октябрьдә исәпкә алучылар йортларга йөри башлаячак

Исәпкә алучылар 18 октябрьдә өйләргә йөри башлаячак, исәпкә алу кампаниясенең килешенгән планы шундый, дип сөйләде Наталья Гатауллина.

Исәпкә алучылар 18 октябрьдә өйләргә йөри башлаячак, исәпкә алу кампаниясенең килешенгән планы шундый, дип сөйләде «Халык санын алу турында 33 сорау: Халык санын алу аша - киләчәккә» дигән матбугат конференциясендә Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина.

"Йортлар буенча барлыгы 7 108 исәпкә алучы барачак. Тагын 58 кеше КФҮдәге стационар пунктларда эшләячәк. Исәпкә алу эшендә волонтерлар да ярдәм итәчәк, алар барысы 485 кеше, ләкин алар исәпкә алу составына керми торган мәгълүматларны сорамыйлар — бары тик булышалар һәм оештыру ярдәмен генә күрсәтәләр», — дип ассызыклады региональ ведомство башлыгы.

КФҮләрдән тыш, республиканың 437 стационар пунктында да мөстәкыйль рәвештә анкета тутырырга мөмкин булачак.

"Бу кыен түгел, мин бүген гаиләмнең барлык мәгълүматларын тутыруга 4 минуттан да ким вакыт сарыф иттем", — диде Наталья Гатауллина.

Кампаниянең оештыру өлешенә 1 185 контролер ярдәм итәчәк. Татарстанстат "Кайнар линия" телефоны: 8(843) 221-78-78.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык санын алу