Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татлы сагыш белән үткәнгә кайту

Ямьле язлар редакциябезгә бәйрәм алып килде - нәкъ 7 апрель көнне иҗат әһеле, гомерен әдәбияткә-сәнгатькә багышлаган, иҗаты белән райондашларыбыз күңелен дәвалаган Фәридә апа Шакировага 75 яшь тулды.

Мөхтәрәм каләм иясенең 55 яшьлек юбилеенда ветеран-редакторыбыз Нурулла Галиев "Фәридә апа Шакированың районда язмаган хезмәт коллективы калмагандыр" дигән иде, моның белән ул иҗат кешесенең район тормышы белән нык бәйләнештә икәнлеген раслады. Фәридә апаның фидакарь эшчәнлегенең йогынтысы район тормышын алып баруда зур булды, ул язган очерклар, шигырьләр, фельетоннар, урынлы тәнкыйть, гомумән, мәгълүмати-аналитик, публицистик язмалар җәмәгатьчелектә һәрчак әһәмиятле роль уйнады. Ә бүген без мөхтәрәм шәхес белән эчкерсез әңгәмәдә... Илаһи мохит тын гына тибрәлгән диңгез дулкыннарыннан текә ярларга китереп-китереп бәргән океан эчләрендә айкалдыра-чайкалдыра да, аннан йомшак комлы ярларына чыгарып сала... алда исә яшел үзәнлек, якты офык, ал таңнар... Әнә шулай тасвирлыйсы килә бу әңгәмәне...
- Фәридә апа! Менә Сезнең матур юбилеегызны ихлас теләктәшлек һәм тирән ихтирам хисе белән каршылаганда күңелдә сораулар туа. Әңгәмәбезне татлы сагышлар белән үткән балачак, яшьлек елларыннан башлыйк әле...

- Мин, ачлык-ялангачлыктан тилмергән сугыш чоры баласы, хәреф таный башлаганнан бирле китапка ябырылдым, авыл китапханәсендә мин укымаган китап калмады кебек. Әдәбият мине кырыс тормыш чынбарлыгыннан аерып, хыял дөньясына тартып кертте, яхшылыкның, гаделлекнең аяусыз көрәш аша булса да, һәрвакыт өстен чыгасына ышаныч тудырды. Китап геройлары кебек максатчан, гадел, тырыш һәм кыю булу теләге зур булса да, бу күркәм сыйфатларны тормышка ашыру, мөмкинлекләр бик чикле булганга күрә, урay юллар аша бик авырдан бирелде. Мәктәптә "бишле"гә генә укысам да, фәкыйрьлек аркасында хәтта урта белем алырга җай булмады. Сугыш вакытында тол калып, хөкүмәттән бернинди пенсия-пособие алмыйча коры таякка колхозда эшләп, биш баланы үстереп аякка бастыра алган, эшкә каты куллы тәвәккәл әниебез безне кечкенәдән үк эшләп ашарга өндәп торды, бик таләпчән булды. Байтак "лаеш шулпасы" эчкән сугыш чоры балалары, гомумән, иртә өлгерде. Мин 11-12 яшемнән үк ипи юнәтү өчен урманнан җиләк җыеп, Шәмәрдәнгә барып сата идем, кышкы бураннарда ун чакрымлы урман юлыннан шул станциягә менеп, чабата саткан акчага озын чиратларда кысылып, ипи алып кайту шатлыкларын кичердем. Апалар кияүгә чыгып читкә киткәч, тормыш тартып йөдәгән әнинең төп терәге булып абый белән мин калдык. Шуңа күрә, укый алмаганыма да бер офтанмадым, 4 ел колхозда эшләдем, яшүсмер вакыттан ук "башлы кыз" дип, бик җаваплы вазифалар йөкләделәр, әмма бушка эшләү туйдырды, 18 яшем тулгач, мин дә апалар янына Уралга киттем, мартен мичләрендә корыч эретүдә, торба ясауда катнаштым.
Ул чакта үтә җайсыз авыр шартларда эшләп, уч тутырып акча алсак та, хезмәт хакын үз ихтыяҗыма бик кысып тоттым, ай саен әнигә акча һәм посылка җибәрүне мәҗбүри бурыч итеп куйдым. Ул чорда балалар ата-анага игелеклерәк, игътибарлырак, үзләре көч түгеп тапкан малга сакчыл иде шул.

- Тормышчан әдәби әсәрләрегез, шигырьләрегез аша да беләбез - Сез михнәтле заманда зур сынаулар үтеп бирешмәгәнсез, ныклы ихтыяр көченә ия булып, үз көчегез, тырышлыгыгыз белән һаман алга карап яшәргә максат куйгансыз. Сезнең матбугатка килүегезгә нәрсә этәргеч ясады?

- Тормышымның шулай кискен борылыш алуына шигъри җанлы булуым гаепле. Бер җәйдә шулай авылга отпускга кайткач, өй артында ап-ак чәчәккә күмелгән шомырт күләгәсенә барып утырган идем, күбек күк чәчәкләрнең хуш исе башны әйләндердеме шунда, хисләнеп-дулкынланып берьюлы бер дәфтәр шигырь язып "аттым". Башка ургылып килә фикер, язып өлгереп булмый, иртәгесен кабат укып карагач, «ничава» гына тоелды язганнарым һәм ул чактагы Балтач белән берләшкән Арча район газетасына илтеп бирдем. Басылып чыкты шигырьләр, түбәм күккә тиде. Миңа ул чакта 21 яшь, үземә балачактан хас үҗәтлек, тәвәккәллек белән укырга, иң башта кичке мәктәптә урта белем алырга, аннан институтка керергә максат итеп куйдым. Терәгем, яклаучым, акыллы киңәш бирүчем булмагач, абына-сөртенә, дигәндәй, тормыштагы киртәләрне йөрәк кайнарлыгы һәм балачактан күнеккән авырлыкка чыдамлыгым белән җиңә барып, максатыма ирештем, урыс телендә кичке мәктәп тәмамладым. Аннан югары уку йортында читтән торып укыганда туган якка кайтып, ул чорда да дәрәҗәле саналган редакциягә урнашып, эшли башладым.

- Фәридә апа, Сез инде журналистикага ярыйсы гына тормыш тәҗрибәсе, акыл туплап, чын шәхес булып формалашканнан соң килгәнсез. Тормыш сабагын төптән үзләштергәнгә күрә эшләп китүе авыр булмагандыр, дип беләм.

- "Рабочий класс" мәктәбе физик җегәр, беләк көче, нык чыдамлык таләп итсә, иҗади коллективның эшчәнлеге бөтенләй икенче юнәлештә иде шул. Шуңа күрә күп нәрсәгә эзлекле-нигезле итеп өйрәнергә туры килде. Әмма язарга табигатьтән бирелгән сәләтем, белмәгәнне чын ихлас өйрәнергә омтылышым, тырышлыгым, тәнкыйтьне дөрес кабул итүем коткарды мине. Ул чактагы редактор Дифгать Сирай, нечкә хисле шагыйрь, зыялы, гадел шәхес, яшь кадрларны үстерү-үсендерү ягында булган киң күңелле, мәрхәмәтле кеше иде. Бик җаваплы хезмәт булган журналистикада беренче уңышларымны хуплап, кимчелекләр булса, җайлап төзәтеп, һөнәри осталыкка өйрәтүдә беренче остазым булды. Аннан соң, районда озак еллар редактор булып эшләгән Әхәт абый Фазылҗанов та киң карашлы, белемле-тәрбияле, куйган хезмәтеңне бәяли белә торган мәгънәле, ипле, гаять дәрәҗәле җитәкче иде. Ул газетка югарыдан контроль бик көчле булган елларда да, коллективка җил-яңгыр тидермәде, хата киткән очракта җавабын үзе тота иде. Газет эше психологик киеренкелек таләп итә торган гаять четерекле, җаваплы хезмәт бит ул, чөнки синең һәр язган мәкаләң меңнәрчә укучылар игътибарында булып, кыл иләктән үтә, җәмәгатьчелек фикере тудыра.
Үзебезнең якташ редактор Нурулла Галиев белән дә, озак вакыт арасы булмаса да, бик килешеп, аңлашып эшләдек. Соңыннан газетада шигъри сәхифәләремә киң урын биреп тә сөендерде.
Инде килеп ярыш алдынгылары турында почерк-зарисовкалар язганда да кешене артыгын күпертеп мактау ягында түгел идем. Кешенең эшчәнлеген, уңай сыйфатларын яктыртканда объектив булырга, ышандырырлык итеп язарга тырыштым, һәркемнең үзенә генә хас булган уңай сыйфатларын күңел җылысы һәм ихласлылык белән тасвирлаганга күрә, менә син язганны сандык төбендә ничә еллар кадерләп саклыйм, дип саргайган газет бите тотып килүчеләр булды, сүз көче искиткеч тәэсирле бит ул, җанны җылыта да, каната да ала. Шуңа күрә намус җаваплылыгы тоеп, сүз белән сак эш итәргә кирәк һәркемгә.

- Шәхсән үзем редакциягә килеп эшли башлаганда, Сез инде чын профессионал журналист, кайнап торган энергияле, бик кызу, зур җаваплылык хисе өстенлек иткән эшлекле кеше идегез яшерәкләргә киңәшче, остаз булдыгыз. Кешеләр йөрәгенә үтеп керә торган язмаларыгыз белән укучылар хөрмәтен яулаган хәлдә, бу мавыктыргыч марафоннан кинәт ничек туктап кала алдыгыз?

- Яраткан төп хезмәтемне генә түгел, тормыш-көнкүрешне дә артык көчәнеп тартуым минем кебек беркадәр каудар тынгысыз җанны нык какшатып җибәрде бугай, берара ныклык запасым саеккандыр. Туксанынчы еллар башында сәламәтлегемне кайгыртырга мәҗбүр булып, җайлырак-тынычрак эш булыр дип, архив хезмәтенә алындым. Ыргылып чапкан атны кисәк туктатмыйлар, дигәндәй, башта эш алыштырганга үкенгән чакларым да булды.
Архив эшчәнлеге бик тә үзенчәлекле, иҗаттан бик ерак тора, бик җентекләп документлар белән эшли торган кирәкле мөһим вазифа. Бер рәтенә төшенгәч, җайлы үзләштердем анысын да. Һәр эшне җиренә җиткереп эшләгәнгә күрәдер, миңа зур җаваплылык, төгәллек таләп итә торган җәмәгать эшчәнлеге дә йөкләделәр. Балигъ булмаган балалар комиссиясенең секретаре булып 5-6 ел, тагын да җитдирәк бурыч - сәяси репрессия корбаннарын аклау комиссиясендә эшләдем.
Мәскәүдән тикле документлар эзләтеп алып, законның җеген-җегенә туры китереп, утырышлар үткәреп, беркетмәләр, хатлар язып, репрессия елларында мораль һәм матди зыян күргән кешеләргә җитди ярдәм күрсәтә алдык.

- Фәридә апа, Сез инде сизгер күңел җылысы белән шагыйрьлек талантын да бергә кушып, 40 елдан артык язу белән шөгыльләнгәндә, бик күпләрнең күңеленә канат куйдыгыз, үткен фикер, йөгерек матур тел белән тормыштагы актуаль темаларга язмаларыгыз басылып килә. Сезнең иҗатның ниндидер "мамыклы" тарту көче бар дип әйтәләр. Шушы кадәр олы фидакарь хезмәтегезгә халык тарафыннан бирелгән уңай бәягә "югарыдан" да хөрмәт, дәрәҗә өстәлгәндер дип беләбез.

- Дөресен әйтергә кирәк, бөтен язганнарым да сыйфат билгесенә туры килерлек түгел, мин үземә тәнкыйть күзлегеннән карый торган бик таләпчән кеше. Бардыр иҗатымны яратучылар, бардыр өнәмәгән кешеләр, берәү дә хатадан хали түгел. Ә болай хезмәтемне бәяләү мәсьәләсенә килгәндә, мактап узындырмасалар да, 1989 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек булдым. 1996 елда районның алдынгылар слетында хезмәт батырлары янәшәсендә мине дә сәхнәгә бастырып, ул чактагы җитәкчебез Марат Готович Әхмәтов, хәтергә уелып кала торган бик җылы сүзләр әйтеп котлады, бөтен сәләтен, сизгер, юмарт йөрәк көчен халыкка хезмәткә багышлаган чиста күңелле, риясыз, намуслы кешеләребезнең берсе ул Фәридә, дип зурлады. Йөрәк яраларын ямарга бер сихәтле дәва кебек, очарга канат куйгандай тәэсир итте аның сүзләре. Шуннан соң илһамланып байтак хикәяләр, повестьлар яздым, шигырьләр иҗат иттем.
Аннан соң, 65 яшем тулу уңаеннан район хакимияте башлыгы Марат Хәйевич Зарипов бер тантаналы җыелышта бик ихлас сүзләр әйтеп котлады, китапларымны бастырып чыгарырга булышты. Тагын иң мөһиме шул - яңа йорт төзелешен төгәлләргә һәм балаларны ВУЗда укытып чыгарырга матди мөмкинлек булмагач, мине эшләтегез әле дигән гозеремне дә кире какмады, пенсиягә чыгып 6-7 ел эшләү бәхетенә ирештем. Бәхет дип сүз уңаеннан гына әйтмим, кеше янында эшләү, кемгәдер кирәкле булу зур бәхет бит ул. Мин гомерем буе эштән тәм табып яшәдем, бервакытта да, хәтта олыгайгач та вакытны әрәм итмәдем, үземә нинди дә булса файдалы шөгыль таптым, шуның белән юандым.

- Аны без аптырыйбыз инде, тынгысыз җанлы Фәридә апа шушы яшьтә дә ничек иҗатка вакыт җиткерә дип, гәрчә Сезнең җитештерүчән эшли торган дәрт-дәрманлы, җитез, өлгер кеше икәнегезне белсәк тә.

- Көч-дәрманым, илһамым ташып торганда да миңа әдәби иҗат белән иркенләп шөгыльләнергә вакыт булмады, чөнки беренче чиратта гаиләмне кайгыртучы, матди яктан тәэмин итүче, төзелештә башлап йөрүче булдым. Кайвакытта эш арасында башта шундый җете хисләр туа, үткен фикерләр ялтырап китә - бөтен көнкүреш мәшәкатен читкә куеп, утырып-иркенләп яза торган кеше түгел мин. Шул сәбәпле басылып чыккан китапларым өчәү генә, әллә ничә тәмамланмаган хикәя-повестьларым ята. Кайвакыт яхшы ниятләремне тормышка ашырганда да миңа гел каршылыкны җиңеп, күп азапланырга туры килде. Бервакыт шулай, кызыма ачылып, баштан кичкәннәрне бераз сөйләп күрсәткән идем, ул үзенә хас тапкырлык белән, "Әни, син гел тауга таба таш өстерәп менгәнсең икән", дип әйтеп куйды. Үземне онытып, иң әүвәл эш өчен янып башкаларга уңайлы шартлар тудыру хакына сизгер йөрәк җегәре сарыф ителгән хәйран катлаулы тормышымны уйлыйм да, миңа җиңелрәк яшәү һәм иҗат белән тулырак шөгыльләнү өчен зирәклек һәм хатын-кызларга хас бераз хәйләкәрлек җитмәгәндер дип нәтиҗә ясыйм. Үзгәрергә хәзер соң инде. Булганына канәгать булырга һәм шөкер итәргә тиешбез, мин тормышымнан канәгать.

- Ихлас әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250