Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Татмедиа» газета-журналларын ваклап сату күләме 46 процентка арткан

2020 елның гыйнвар-апрель айларында компания тарафыннан 16,7 мең газета-журнал сатылган.

«2020 елның дүрт аенда «Татмедиа» АҖ газета-журналларын ваклап сату күләме 46 процентка арткан», - дип белдергән «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

«Бездә газета-журналларны өйгә яздырып алу киң таралса да, без басмаларны ваклап сатуга да игътибар юнәлтергә булдык. Яшьләр актуаль яңалыклардан хәбәрдар булырга тели. Һәм аларның мондый мөмкинлеге бар. Бүгенге көндә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең газета-журналлары Казандагы киоскларның 90 процентында тәкъдим ителгән. Алар һәр кеше күрерлек итеп урнаштырылган. Теләгән һәркемнең үзен кызыксындырган басманы бик җиңел генә табу һәм сатып алу мөмкинлеге бар», - дип искәрткән ул.

2020 елның гыйнвар-апрель айларында компания тарафыннан 175 мең данәдән артык саткан, алар арасында 16,7 мең республика газетасы һәм журналлары бар. Сату күләмен үстерүгә сәүдә нокталары санын һәм уңайлылыгын арттыру хисабына ирешелгән.

Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиаресурсы 98 шәһәр һәм республика газетасын, 14 журналны, 17 телеканалны, 10 радиоканалны, интернет челтәрендәге 80 сайтны һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын үз эченә ала. Газеталар татар, рус, чуваш һәм удмурт телләрендә нәшер ителә. 2020 елның икенче яртыеллыгында газеталарның гомуми тиражы — 225 мең данә.

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Хезмәт” газетасы татмедиа нәшрият газета журнал