Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Татмедиа» медиахолдингы 2020 елда тиражларның 20%тан артыграк үсешенә иреште

Тиражлар арту ваклап сату сәүдә нокталарында «Татмедиа» продукциясен өстенлекле итеп урнаштыру белән бәйле.

«Татмедиа» АҖ газеталары һәм журналларының җыелма тиражлары 2020 елда 20%тан артык арткан. Язылу да, ваклап сату да артты. Бу хакта «Татар-информ» МА биргән интервьюсында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.

"Башлангыч нәтиҗәләр күрсәткәнчә, быел без җыелма тиражның 20%тан артыграк үсешенә ирештек. Бу бик зур уңыш. Без район газеталарының тиражларын стабильләштерә алдык һәм республика басмаларының тиражларын 22,4%ка арттыра алдык. Ә журналлар, гомумән, ике тапкырдан да күбрәк язылучыларын арттырганнар. Әмма иң мөһиме - «Татмедиа» басмаларын ваклап сатуда үсеше. Бу бик мөһим күрсәткеч, чөнки укучыларыбыз безнең продукция өчен сум белән тавыш бирә", - диде Садыйков.

Аның сүзләренә караганда, газет-журналларга язылуны контентның сыйфатын яхшырту аркасында арттыра алганнар. "Бүген журналның һәр чыгуы яңалыкка әверелә. Бу социаль челтәрләрдә яктыртыла, видеороликлар, телевидение сюжетлары чыгарыла. Журналларның үзендә кызыклы темалар, уникаль фактура барлыкка килде. «Татарстан» журналының юбилей номерына яки «Казан» журналының соңгы номерына карау да җитә», – дип мисал китерде генераль директор.

Шамил Садыйков шулай ук ваклап сату тиражларының артуы барлык сәүдә нокталарында да «Татмедиа»продукциясен өстенлекле итеп урнаштыру белән бәйле, дип аңлатты.» «Хәзер безнең журналлар шунда ук күренеп тора, без аудиторияләр белән элемтәгә урнаштыра алдык», - дип ассызыклады агентлык әңгәмәдәше.

Татарстанның иң эре медиахолдингы 2020 елда үзенең 13 еллыгын билгеләп үтте. Компания 98 газета, 20 журнал, 17 телеканал, 12 радиоканал, 81 сайтны берләштерә.

«Татмедиа» АҖ коммуникацияләре традицион каналлары белән беррәттән социаль челтәрләрдә, мессенджерларда һәм видеохостинглар кебек бүген барлык популяр мәйданчыкларда да тәкъдим ителә: Instagram, Telegram, YouTube, TikTok, ВКонтакте, Одноклассники, Facebook, Twitter, Whatsapp. Компания берләшмәләренең гомуми саны 350 биттән артык, мессенджерларда 50 канал, 100 YouTube-канал тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татмедиа