Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Татмедиа» каналы Telegram-да иң популяр каналлар санына кергән

Telegram Analytics сервисы нигезендә, көн саен «Татмедиа» Telegram-каналы 30-33 пост чыгара.

«Татмедиа» Telegram-каналы узган атна нәтиҗәләре буенча Татарстанда иң популяр бишлеккә кергән. Бу хакта телеграм-канал материалларында хәбәр ителә.

«Бер атна эчендә каналга 36 сылтау булган — бу «Топ успешности»ның бишенче баскычын алырга мөмкинлек бирде. «Татмедиа»ның рәсми телеграмы «Шалтай-Бабай» һәм «by Kazan» каналларын артта калдырып, карау рейтингының өченче баскычын алды», — диелә хәбәрдә.

2021 елда Түбән Камада яңа заманча экстрим-парк ачылачак дигән хәбәрне узган атнада 16,5 мең кеше караган.

Электрон ресурс 2019 елның августында булдырылган. Канал көн саен Татарстан Республикасында иң мөһим вакыйгалар турында яңалыклар, фото һәм видео бастырып чыгара. «Татмедиа» Telegram-каналы холдингы өчен социаль медиа өлкәсендә өстенлекле мәйданчыкларның берсе булып тора.

Әлеге канал узган елның августында булдырылган. Пандемия чорында телеграм-канал халыкка актуаль мәгълүмат җиткерү буенча төп оператив коралларның берсе булган (анда ТР Министрлар Кабинеты карарлары һәм Covid-19 турында башка актуаль мәгълүмат зур оперативлык белән басылып чыккан) һәм агымдагы елның язында «Татмедиа» Telegram-каналы Татарстанның башка гаммәви мәгълүмат чаралары каналларын абунәчеләр саны буенча узып киткән.

Telegram Analytics сервисы нигезендә, көн саен «Татмедиа» Telegram-каналы 30-33 пост чыгара.

Фото: «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татмедиа телеграм