Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Татмедиа”дан бүләк кайтып җитте

"ТАТМЕДИА" җәмгыяте үткәргән конкурста җиңү яулап, Кукмараның савыт-сабалар заводыннан набор откан Венера Гәрәеваны бүген редакциябезгә чакырып, тантаналы төстә котладык.

Конкурста бик күп райондашларыбыз катнашты. Тик бәхет Балтач бистәсендә яшәүче Венера Гәрәевага гына елмайды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге акция дүртенче тапкыр уздырыла. Элек кем күбрәк басма яздыра, шул җиңүче дип табыла иде. Быел барлык катнашучылар өчен дә тигез шартлар булдырылып, кимендә 3 басмага язылганнарның һәркайсына тәртип номерлары билгеләнеп, барабан әйләндереп, җиңүчеләр очраклы рәвештә билгеләнде.

- Конкурста өченче елын катнашам, бүләк отармын дип уйлап та карамадым. Әлеге сөенечле хәл хакында якыннарым хәбәр итте, бик куандым. Конкурсның шартларына үзгәрешләр кертү дә бик яхшы булган, чөнки бу алым дөресрәктер дип уйлыйм, - ди Венера Гәрәева.

Гәрәевлар гаиләсе "Хезмәт" газетасын озак еллардан бирле алдыра икән.

- Ничек итеп үз район газетаңны алдырмаска мөмкин?! Почта килүгә иң беренче район газетасын укыйбыз. Соңгы елларда газетаның эчтәлеге үзгәрде. Хезмәт кешесе, авыллар, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре хакында җылы язмалар дөнья күрә. Танышларыбыз, дусларыбыз, аларның ирешкән уңышлары хакында да укып, алар өчен чиксез куанабыз. Шулай ук бүгенге көндә газетаның алыштыргысыз өлеше булган сайтны да бик яратып укыйбыз. Әмма аларның һәрберсе үзенчә уңайлы һәм яхшы булуын онытмаска кирәк. Заман алга бара, язмаларны электрон вариантта уку күпкә җайлы, ләкин кәгазь вариантны берни дә алыштыра алмый. Киләчәктә авыр һәм мактаулы хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын, район халкын куандырып яшәгез, газеталарның гомере озын булсын.

Карадуган авылында яшәүче Фирая Зыятдинова исә район буенча иң зур суммага газета-журналга (3615 сумлык) язылган абунәче буларак "Татмедиа"ның махсус бүләгенә ия булды. Фирая ханым да "Хезмәт" газетасын күп еллардан бирле алдыруын, киләчәктә ирешкән югарылыкны югалтмый, район халкына игелекле хезмәттә булырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев