Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Татмедиа»га – 15, «Хезмәт»кә – 90!

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, үзенең 15 еллык юбилее уңаеннан, зурлап Сабан туе үткәрде.

15 июль көнне Саба районының Сабантуй мәйданына республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән редакция хезмәткәрләре җыелды. Бу көндә инде без эшләмәдек, ә ял иттек. Иң элек җырлап-биеп, бөтен мәйданны яңгыратып, әрәпә җыю башкарылды, аннан барлык филиаллар да мәйдан әйләнеп, коллегаларны сәламләде. Тантаналы ачылыш вакытында чыгыш ясап, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов моңарчы без сезнең белән центнер, тонналарда үлчәнә торган кыйммәтләр турында сөйләшсәк, хәзер инде үлчәп булмый торган байлык – тел өчен көрәшәбез, дип уртак эшне ассызыклап үтте. Җитәкчеләребез – «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков та бу көндә тырышлыкларыбыз өчен рәхмәтләрен ирештереп, киләчәктә тагын да югары үрләр яулап, бергә-бергә матур итеп эшләргә язсын дигән теләкләрен ирештерделәр.

Журналистлар Сабан туе ничек була икән ул дигән сорау туамы? Әлбәттә, бөтен яклап камералар астында узды ул. Биредә телевидениелар да төшерде, һәрбер хезмәткәрнең диярлек кулында да телефон иде, шулай итеп бөтен республикага танылу алып, һәрбер бәйгедә көчне сынап карап, гүзәл затлар арасындагы кул көрәшендә безнең Тәнзилә Габдрахмановага тиңнәр булмавына сөенеп, туган ягыбызга юл тоттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте