Тату гаиләдә яшәү – бәхет ул, ди Зөһрә (+фото)
Тату гаилә - бәхетле гаилә, ди халкыбыз. Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Әйе, кешенең иң зур бәхете - аның гаиләсе. “Агач - яфрагы, кеше баласы белән матур”, ди халык.
Борынгы һәм урта гасыр әдәбиятына күз салып, Алтын Урда чоры шагыйре Котбның сүзләренә игътибар итсәк, аларның дөреслегенә инанасың. “Кеше – галәмнең олы заты, ул үзен түбәнлеккә төшерергә тиеш түгел: дөньяга килгән икән, гыйлем-һөнәр тупларга, холкын тәрбияләргә, игелекле балалар үстерергә, сөяргә һәм сөелергә бурычлы. Бары шул вакытта гына кеше, гәрчә бу дөньядан китеп туфрак булса да, буыннар хәтеренә игелекле исем белән кереп кала”, дигән ул. Казан ханлыгы чоры шагыйре Өмми Камалның сүзләрендә дә гыйбрәт бар: “Дөнья ул кәрвансарай булса, ә кешеләр – шул йортта кунып чыгучы кунаклар гына” Чыннан да, 6ер уйласаң, кеше гомере нинди кыска! Бу кыска вакыттан оста файдаланып, гомерне ничек матур һәм мәгънәле итеп үткәрергә соң? Язучы Ф.Бәйрәмова сүзләре белән әйтсәк: “Бу дөньяда адашмыйча – саташмыйча, ялгыш юлларга кереп китмичә, кадерсезлекләргә төшмичә, санап кына бирелгән шушы гомерне ничек мәгънәле, файдалы, бәхетле итеп уздырырга? Иминлекнең, кадер-хөрмәтнең ачкычы кем кулында? Бозыклыкның, явызлыкның, гаделсезлекнең сәбәпләре нәрсәдә? Дөрес, тәртипле итеп яшәр өчен кемнәрдән, нәрсәдән өйрәнергә соң? Мин менә шушы сорауларга җавап эзләп, гел уйланам...
Календарьның кайсы битен генә ачма, күп кенә даталар ниндидер бер бәйрәмгә туры килә. Менә, мәсәлән, 20нче март Халыкара Бәхет көне буларак билгеләп үтелә икән. Язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар бәхет турында күп кенә әсәрләр иҗат иткән, миллионлаган кеше үзләрен «бәхеткә күмелеп яшим», дип саный. Ләкин бәхет төшенчәсенә әле бүгенге көнгә кадәр беркемнең дә аңлатма бирә алганы юк. Һәркем бәхетне үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Кем өчендер ул – саулык булса, кем өчендер - мәхәббәт, ә өченче берәүләр өчен матди тотрыклылык. Минем өчен бәхет ул – тату гаилә. Гаиләдә бәхетле булган кешеләр генә үзләрен чын дәрәҗәдә бәхетле итеп тоялардыр, минемчә. Гаиләнең бәхетле булуы мәхәббәт, ышаныч, бер-береңә хөрмәт, ярдәм итү кебек төшенчәләрнең булуында. Бәхетле гаиләдә һәрвакыт матур гадәтләр өстенлек итә. Гаилә белән чәй өстәле янында сөйләшеп утыру, ялларда табигатькә чыгу, кичләрен өстәл уеннары уйнау, сәламәт яшәү рәвеше алып бару һ.б һәр балага онытылмаслык матур балачак вәгъдә итә .
Балачак - кеше тормышының иң мөһим чоры. Булачак тормышка әзерләнү түгел, ә чын, мәгънәле, үзенә бер төрле, кабатланмас тормыш ул. Бүгенге сабыйның киләчәктә нинди кеше булып җитешәчәге хәлиткеч дәрәҗәдә аның балачагы ничек узуга, аны кем җитәкләп йөрүгә,тирә-юньдәге мохиттан аның зиһененә һәм күңеленә нәрсәләр керүгә бәйләнгән, -дип яза В.А.Сухомлинский. Хак сүзләр... Чыннан да, балачак - кеше гомерендә бер генә мәртәбә була торган иң күңелле мизгелләрнең берсе. Дөньяга беренче мәртәбә аваз салуга ук, син якты дөньяны күрәсең. Тора-бара әкренләп йөрергә, сөйләшергә өйрәнәсең, тормышны аңлый башлыйсың.
Мин, тәрәзәгә карап, андагы бар хозурлыкны күзәтеп, уйланып утырырга бик яратам. Балачак көнемнең ничек озын булганлыгын хәтерләргә тырышып карыйм мин. Нинди генә ачышлар, онытылмас минутлар, гомер буена җитәрлек хатирәләр юк аларда. Күк, диңгез, киңлек, җир, агачлар, кояш – болар барысы да балачак истәлекләре булып кешегә гомер буена калалар.Әти- әниең дә синең җир йөзенә сәламәт, исән-сау булып тууыңа шатланып бетә алмый. Бу – чын мәгънәсендә зур бәхет.
Минемчә, бәхетнең башы - җир йөзендә сәламәт булап туу, яшәү. Бу очракта ата-ананың роле бик зур дип уйлыйм.Чөнки сау-сәламәт ата-анадан гына исән бала туа, ә инде эчүче, тартучы, наркоман ата-анадан сәламәт бала тууы шикле. Бүгенге заманда моңа ачык мисаллар бик күп. Көн саен диярлек телевидениедә дөньяга гомерлек авыру белән туган яки гарип балаларны күрергә мөмкин. Шуларны карагач, газета-журналлардан укыгач, йөрәк әрнеп куя. Бер гөнаһсыз сабыйлар, ата-ана хатасы белән, гомер буе шулай булырлармы? Мәгънәсез ата- аналарның хаталарын балалар гомерләре белән түләргә тиеш булалармы?Аларның да бит газиз ата-аналары булган, димәк, алар балаларына тиешенчә тәрбия бирә алмаганнар булып чыга. Чыннан да, балалар үсә барган саен ата-ана тәрбиясе бик мөһим. Ләкин тәрбияне дә бит дөрес бирә белергә кирәк. Әти-әниләре әйбәт кешеләр булып та, аларның балалары бозык булырга, я киресенчә, әти-әниләре эчкән, тарткан балалар бик төпле, тәрбияле дә булырга мөмкин. Тәрбияне кабул итүе балаларның үзләреннән дә тора бит әле. Әгәр дә бала үзенең әти-әнисен хөрмәт итсә, яратса, аларның сүзләрен онытмыйча, күңеленә сеңдереп барса, минемчә, ул бала, ата-ана хакына булса да, бозык юлга басмас, хаталанса, төзәлер. Әгәр бала берәр ялгышлык эшләсә, ата-анага баласын аңлап, дөреслекне күрсәтеп аңлашырга, теләсә ничек кычкырып, кыйнап эшне хәл итәргә түгел. Шулай булса, ул артыграк хаталана бара һәм ахыр чиктә начар юлга баса, әти-әни сүзен тыңлап, исәпләшеп тә тормый. Сер түгел: гаиләдә балалар һәм олылар арасында еш кына низаг килеп чыга. Балалар һәрвакыт үзләрен зур, дөрес дип саный, әти-әнине аңларга теләми. Ләкин бит бер генә ата-ана да үз баласына начарлык теләү нияте белән каршы төшми, киресенчә, дөрес юл табарга, аңа ярдәм итәргә, булышырга тели. Нинди дә булса ярамаган эш кылуың турында өлкәннәргә чын дөресен әйтү җиңел эш түгел. Әлбәттә, бервакытта да борчыган мәсьәләне үз эчеңдә тотарга ярамый. Үзең дә сизмичә яшеренә, кешеләрдән читләшә башлыйсың, гел ялгыз буласың килә.Тора-бара “ялгызлык” дип аталган караңгы дөньяга кереп китәсең. Ләкин бит моңардан котылып була. Тирә-ягыңда күпме киңәш бирүчеләр. Шуларның әйткән сүзләренә игътибар итсәң, үзеңә никадәр файда эшлисең.
Гаилә – һәр явызлыктан, пычрактан, яңгырдан саклаучы оя, ул - җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә -тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
Зөһрә Камалиева
Карадуган урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев