Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тау башына салынгандыр безнең авыл ...

Кенәбаш авылы Балтач читендә, тыныч урында, ике урман култыгына, тау башына урнашкан.Тау өстендәге урманны "Югары урман", ә тау астындагысын "Түбән урман" дип атаганнар. Катнаш агачлар үсә торган бу урманнар авыл халкын туендыручы да, киендерүче дә булганнар. Шуның өстенә әле алар авылыбызга ямь биреп, тезелеп киткән гаскәрләр кебек безне хәвеф-хәтәрләрдән саклап...

Әйе, бик матур авылым табигате. Авылыбызга кергәндә юл буенда калучы каен полосалары, талгын җилдә әкрен генә тибрәләләр. Әйтерсең лә алар, шулай яфракларын лепердәтеп, безнең кайтып барганга сөенәләр... Җәен иген басуларына, ә кышын Кыш галиҗәнәпләре тудырган аклыкка-пакълыкка сокланып кайтып җиткәнеңне сизми дә каласың...

Авылымның иң зур горурлыгы - ул хезмәт сөючән кешеләре. 93 хуҗалыклы авылыбыз елдан-ел матурлана, зурая. Яңа йортлар калкып чыга. "Игенче" хуҗалыгына кушылып, бер хуҗалык булып яши башлагач, алга китеш сизелерлек артты. Элек авылга килеп кергәндә күңелсез күренешләр күңелне төшерә иде. Ә хәзер юл буйлары, ферма яннары үзләренең чисталыклары белән җәлеп итеп, йөрәккә бетмәс рәхәтлек бирәләр. Шуның өстенә югары ферма янына янәдән ферма абзары салынды. Әле Аллаһы боерса тагын салыныр.

Быел җәй көне авылыбызда хәйран эшләр эшләнеп, күңелдә әйтеп бетермәслек рәхмәт хисләре туды һәм олы рәхмәтебезне шушы эшләрне эшләгән кешеләргә җиткерәсе килә. Авылыбызның үсүе, киң колач җәеп алга атлавын күрү бик рәхәт һәм куанычлы.

Авылыбызда балалар өчен уйный торган мәйданчык ачылды. Бу изге эшкә авылыбыз эшмәкәре Ибәтуллин Ринат абый алынды. "Игенче" хуҗалыгы рәисе Зиятдинов Булат Бакый улы да бу эштән читтә калмады. Балаларыбыз хәзер шушы мәйданчыкта рәхәтләнеп уйныйлар, теләсә кайда йөрмиләр.

Икенче зур эш - мәчетебез яңартылды. Әлеге зур һәм җаваплы эшкә авылдашыбыз Гыйльмуллин Рамил Әнәс улы алынды. Мәчет бик матур һәм зәвыклы итеп, заманча эшләнде. Ә эченә керсәң, чыгасы килми. Ишекләрен киң ачып намазга килүчеләрне - олыларны да, яшьләрне дә көтә. 12 сентябрь - Корбан гаете көнне мәчетебез кунаклар кабул итә. Әлеге бәйрәм көндезге сәгать 1дә башлана. Читтә яшәүче авылдашларны да көтеп калабыз.Чын күңелдән рәхмәт сиңа, Рамил абый, әлеге изге эшегезне авылдашлар мәңге онытмас!

Авылыбызда төп урамның күпмедер өлешендә күптән асфальт инде безнең. Ә менә җәй көне кайбер урамнарга таш җәелде. Карадуган авыл җирлеге башлыгы Низамиев Шамил Вәкил улының халык өчен тырышып, үз эшенә җаваплы карап, тынгысыз йөрәгенең нәтиҗәсе бу.

Карадуган җирлеге белән "Игенче" хуҗалыгы рәисләренең бердәм, икесе бер сүздә булып, килешеп эшләве бик зур уңай нәтиҗәләр бирә.

Хуҗалык рәисе Булат Бакый улына тагын бер рәхмәтне шәхсән үземнән әйтәсе килә. Безгә - мәдәният хезмәткәрләренә, балалар өчен Сабантуй һәм клубта Яңа ел үткәрү өчен ел саен акчалата ярдәм итә. Билгеле, Сабантуй оештырганда авылдашлар да булыша, шулай ук Ибәтуллин Ринат абый да ел саен читтә калмый.

Менә шулай алга карап, олы җанлы, игелекле кешеләре белән һәрбер көнгә сөенеп яшәп ята Кенәбаш халкы. Хуҗаларыбызга, игелекле авылдашларыбызга барлык-барлык авылдашлар исеменнән олы рәхмәтләремне белдерәм. Исәнлек-саулык, гаилә бәхете, эшләренең уң булуын телим. Үзебезгә дә шушы җиребездә исән-сау эшләргә, яшәргә язсын!

Энҗе Галиәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250