Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тау шуу нормалылар өчен чын бәйрәмгә әверелде

Адәм баласының күңеле булсын өчен бер җылы сүз җитә, тагын җылы ашау, уен-көлке һәм үсендерер өчен мактап бүләкләү дә артык түгел. Норма тау битендә ял көнне боларның һәммәсе дә бар иде. Чөнки Муса Җәлил урамында Чана шуу бәйрәме оештырдылар.

Халык әкренләп җыела, тау шуа торды, ярышып та алдылар, аннан коймак белән кайнар чәйдән авыз иттеләр, уеннар бик күңелле узды, әйдәләп торган кеше юк, йөгереп барып арканга да ябышалар, итек атыштан да читтә калмыйлар, бию көе куюга биеп тә җибәрәләр. Җирлек башлыгы Тимур Гатауллин пылау күтәреп килүгә кулларга кашык, тәлинкә алынды. Бик тәмле иде кышкы пылау. Рәхмәт инде Норма авыл җирлегенә, спонсорларга (аларның исемнәрен алга таба хәбәр итәрбез), мәдәният йорты хезмәткәрләренә һәм бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән башка иптәшләргә. Соңыннан уенда актив катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәрәкәтле тау битендәге тәүге бәйрәм күңелләргә хуш килде. Гадәттә, беренче коймак төерле була, диләр. Мондагы коймакта төер сизелмәде. Балаларга берәрнәрсә аласы булыр дип алып барган акчалар да кире кайтты, чөнки бер сату ноктасы да чакырылмаган, тамак ялгау да бушка иде. Дөресрәге, чын мәгънәсендә җирлектәгеләр кунак иттеләр безне. Ә кунакта булып кайту һәрвакытта да рәхәт һәм күңелле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250