Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Түбән Кама районында янгын бәрәңге саклау урынын, ике трактор һәм йөк машинасын юк иткән

Смыловка авылында чыккан янгынның мәйданы 600 квадрат метрдан артып киткән.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Кама районында янгын бәрәңге саклау урынын, ике трактор һәм йөк машинасын юк иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген төн уртасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Смыловка авылындагы крестьян хуҗалыгында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Ялкын телләре бәрәңгедән тыш, техника да сакланган корылманы ялмап алган.

Урынга Сухрау авылы янгын сүндерүчеләре һәм Каенлы авылы ирекле янгын командасы юл тоткан. Ут белән көрәшүчеләргә янгынны тулысынча сүндерү өчен бер сәгатьтән артык вакыт кирәк булган.

Нәтиҗәдә, янгын МТЗ-80 һәм МТЗ-82 тракторларын, «Валдай» йөк машинасын һәм 200 тонна бәрәңгене юк иткән. Аның мәйданы 600 квадрат метрдан артып киткән.

Янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Фото: ГУ МЧС по РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын