Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Түбән Камада ике яшьлек бала дүртенче каттан егылып төшкән

Җирдә яткан баланы күргән узып баручылар ашыгыч ярдәм машинасын чакырткан.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада бер йортның дүртенче катындагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән ике яшьлек бала бик авыр хәлдә. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бала Түбән Кама балалар шәһәр хастаханәсенең реанимация бүлегендә бик авыр хәлдә. Хәле авыр булу сәбәпле, оператив чара үткәрелми», - дип хәбәр иттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Билгеле булганча, агентлыкка шәхси чыганаклар хәбәр итүенчә, вакыйга урынына ашыгыч ярдәм машинасын җирдә яткан баланы күргән узып баручылар чакырткан. Әнисе соңрак бала документлары белән хастаханәгә килә.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: егылган