Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Түбән Каманың «Сити Молл» сәүдә үзәген янгыннан саклап калганнар

Автомат янгын сүндерү системасының үз вакытында эшләве генә ут хәвефен булдырмый калган.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Сити Молл» сәүдә үзәгендә янгын чыга язган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

112 бердәм номерына Түбән Камадагы «Сити Молл» сәүдә үзәгенең өченче катында төтен чыгуы турындагы хәбәр бүген иртән килгән.

Гадәттән тыш хәл булган урынга килгән ут белән көрәшүчеләр тиз арада сәүдә үзәгеннән барлык сатып алучылар һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләгән.

Янгын сүндерүчеләр комплексның өченче катында урнашкан «Балалар дөньясы» сервер кибете бинасындагы бер плафонда кыска ялганыш хасил булуын ачыклаган.

Автомат янгын сүндерү системасының үз вакытында эшләве генә ут хәвефен булдырмый калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын