Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Түбән Ушмада “Мобиль хезмәт” күрсәтелде

"Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге әһәмиятле мәгълүматлар белән таныштыру максатыннан, авылларга чыгып, халык белән очрашулар үткәреп килә. Элек аны халык "Кече авыл көне" буларак белсә, хәзер заманчалаштырып "Мобиль хезмәт" дип атыйлар.

Әлеге очрашуның чираттагысы бүген, ягъни 24нче ноябрь көнне, Кече Лызи авыл җирлегенә кергән Түбән Ушма авылында булды. Очрашу авылда клуб булмаганлыктан, терлекчеләр йортында үткәрелде. Шулай булуга да карамастан, ферма авылдан ерак бит димәгәннәр, җәмгыять эшчеләреннән тыш авыл халкы да шактый килгән иде - 50гә якын кеше җыелды.
Очрашуда район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина социаль мәсьәләләр, инвалидларга һәм пенсионерларга каралган юлламалар, соцпакеттан ничек файдалану турында; участок табибәсе Резеда Закирова исә диспансеризациянең әһәмияте, флюорография үтүнең кирәклеге һәм табибларга күренү өчен чиратларга язылуның тәртибе хакында; Пенсия фондының пенсия билгеләү буенча белгече Гадения Муллагалиева пенсия түләүдәге яңалыклар турында; Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Гөлназ Сафина товар сатып алганда килеп чыккан ситуацияләрдә кулланучы хокукларыннан файдалана алу мөмкинлекләрен; тәртип сагында торучы участок вәкиле Радик Төхвәтуллин гражданнарга төзелгән беркетмәләр, салынган штрафлар хакында сөйләде. Ә ахырда авыл халкы өчен мәдәният үзәге хезмәткәрләре концерт тәкъдим итте.
"Наз" үзәге хезмәткәрләре "Мобиль хезмәт" күрсәтүне өйләргә барып та оештырдылар - сугыш чоры ветераны Мария Макаровада һәм аз керемле гаиләләрдә булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250