Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тәбрикләү сүзе

Хөрмәтле почта элемтәсе тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары, Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.

Почта – ул борынгы элемтәләрнең берсе. Хәзерге заманда да ул коммуникацияләрнең иң гади һәм популяр чарасы булып калып, үз билгеләнешен югалтмый. Хәзерге вакытта район территориясендәге почта тармагында почта хезмәткәрләре көн саен корреспонденция кабул итәләр һәм эшкәртәләр, абунәчеләргә дистәләрчә газета-журнал тараталар, пенсия һәм пособиеләр өләшәләр, коммуналь һәм башка хезмәтләр өчен түләүләр кабул итәләр. Кыскасы, хезмәткәрләр үзләренә йөкләнгән бурычларны намус белән үтиләр, һәм шуның белән социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итүгә лаеклы өлеш кертәләр.

Хөрмәтле почта хезмәткәрләре! Фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм һәм нык сәламәтлек, иртәгесе көнгә ышаныч, уңышлар, иминлек, бәхет телим. Дистәләрчә еллар буена почта элемтәсенең куәтле системасын булдырган ветераннарыбызга аеруча да җылы сүзләр юллыйм. Бәйрәм белән сезне!

 

Рамил НОТФУЛЛИН,

Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау