Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әтәч елы ниләр вәгъдә итә?

Бу көннәрдә барыбызның да бераз гына булса да киләчәккә карап аласы килә. Кып-кызыл Әтәч елы нәрсәләр алып килер икән, дигән сорау тынгылык бирми безгә...

Кучкар (21.03-20.04)
Бу елда Кучкарларның күбесенә тормышларында гел уңай гына килеп торыр. Инде узган елда башлап җибәргән эшләрегезне язын һәм көзен бик тә уңышлы төстә дәвам иттереп булыр. Җәй ахырында үзегезгә җитди ярдәм кулы сузардай, дәрәҗәгезне күтәрердәй һәм мөмкинлекләрегезне арттырырдай кешеләр белән танышу ихтималы зур. Әтәч гайрәте елдан-ел калып килгән катлаулы проблемаларыгызның очына чыгарга ярдәм итәр яки аларны хәл кылуның яңа юлларын күрсәтер. Шулай да тиктормас, кыю, тәвәккәл кешеләрнең генә "шампан эчүләре"н онытмаска кирәктер. Гомумән, ел күңелле, әйбәт вакыйгаларга бай булыр.
Үгезбозау (21.04-20.05)
Сәламәтлеккә бәйле хәлләр ниндидер чикләүләр китереп чыгарырга (кыш ахырында, яз башы һәм көз уртасында), киң колачлы планнарыгыз кайбер сәбәпләр аркасында берникадәр "кысылырга" (язның икенче яртысында һәм җәйдә) мөмкин. Әмма, икенче яктан, эчке мөмкинлекләрегез бик вакытлы уяныр. Җәй ахырында үзегезгә комачаулаган әйберләрдән котылып, чистарынып калырсыз. Бу чорда шатлык һәм канәгатьлек хисләре китерә торган эшләр белән генә шөгыльләнә алуыгыз тормышыгызны тәртипкә салыр, күркәмләндереп җибәрер. Ел ахыры күңел тынычлыгына китерердәй сюрпризларга, яңа тәэсирләргә бай булыр.
Игезәкләр (21.05-21.06)
Якынлашып килүче елда үзегезне тәхеттә утыручы кешедәй хис итәрсез. Вакыт-вакыт аннан бәреп төшерерләр кебек тоелса да... Яз башы һәм көз уртасында үз мәнфәгатьләрегезне һәм дәрәҗәгезне якларга туры килер. Күп нәрсәләр уйнап кына дигәндәй хәл ителә алырдай, канәгатьлек хисләренә җиңел генә ирешелердәй, күңелгә шатлык хисләре өстәгән мөмкинлекләр китерердәй вакытлар да күп булыр. Яз, җәй һәм көз ахырлары галәмәт зур уңышлар вәгъдә итә. Ел азагында хезмәт урынында матур гына үзгәрешләр көтелә. Гомумән, Әтәч елында сәламәтлекне ныгытырга да, тормышыгызны тәртипкә китерергә, күңелегезгә хуш килгән шөгыль табарга, кешеләргә файда китерергә дә өлгерерсез, үзегез дә оттырмассыз.
Кысла (22.06-22.07)
Турысын ярып әйтә алган, булдыклы, үҗәт, эш-карьера өчен үлеп торган Кыслалар өчен үтә дә уңышлы ел. Әтәч әнә шундыйларны ярата! Әмма уңышка юлны бары тик үз кулларыгыз белән генә "түши" алырсыз. Эчке дөньягыз да үзгәрешләр кичерер. Яңаларына урын бушату өчен, кайбер гадәтләр, фикерләр, кагыйдәләрдән арынырга кирәк булыр. Әлбәттә, бу үз көчегезгә ышанычны берникадәр киметер, кешеләрдән берникадәр читләштерер. Әмма яңа фикерләр күңелегезгә әйбәтләп оялаганнан соң барысы да үз җаена кайтыр. Кайберәүләр күңел түрләрендә яшереп йөрткән авыр серләрдән, ниһаять, котылырга карар итәр.
Арыслан (23.07-23.08)
Әтәч җиңел генә җиңүләр һәм җиңел генә акчалар вәгъдә итми. Барысын да намуслы хезмәт белән эшләп табарга кирәк булганлыктан, ялкаулыкка тамчы да ирек куярга ярамаячак. Әтәч еш кына зур эшләр белән янучан һәм башкаларны да шуңа этәрүчән. Әмма көчегезне чамаларга кирәк: мондый эш-гамәлләргә вакыт җитмәгән кебек әле. Үз эшенә чын мәгънәсендә гашыйк Арысланнарга акча ургылып керәчәк. Шулай итеп, финанс бәйсезлеге дә барлыкка киләчәк. Җәй ахырында кайберәүләрнең тормышында тотрыклылыкны какшатырдай авыррак хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Әмма аларны эчке сиземләве һәм тиз генә теге яки бу карарга килү осталыгы коткарып калыр.
Кыз (24.08-22.09)
Якынлашып килүче елда акча янчыгының торышы барыннан да әһәмиятлерәк мәсьәләгә әйләнер. Иң элек аны ачып карарга теләүчеләрнең шактый күп буласына бәйле бу. Үзегезнең дә акчаны бигүк белеп тотмавыгыз ихтимал. Бу кадәресе чыгымнарга кагыла. Керемнәргә килгәндә, тәвәккәлләп, күп керемнәр вәгъдә ителгән урыннарга акча китереп салудан сак булырга кирәк. Аның каравы туганлык элемтәләре,
күчемсез милек белән бәйле эшләрне уңышлы башкарып чыгу, шулай ук хезмәт урынында әйбәт кенә премияләр белән куандыру нәтиҗәсендә байтак керем туплауга ирешүегез бар. Кыш һәм җәй ахырында сәламәтлекне бераз кайгыртып алырга кирәк булмагае. Ел ахырында тормышыгыз җанланып китәр.
Үлчәү (23.09-23.10)
Уңышлы ел. Сәләтегез, абруегызны арттыру, эшләрегезне уңышлы башкарып чыгу өчен бик шәп мөмкинлекләр ачылачак. Кыш ахырында хезмәт урынына һәм сәламәтлеккә кагылышлы өлкәләрдә берникадәр кыенлыклар чыгарга мөмкин. Шуңа күрә стресска китерердәй хәлләрдән ничек тә качып, тормышны дөрес итеп алып барырга тырышу кирәк. Бу елда шулай ук күпне вәгъдә иткән эшләр һәм аларны хәл кылуда булышырга чын мәгънәсендә атлыгып торган кешеләр пәйда булыр. Үзләштерелгән белемнәрегезне бик әйбәтләп куллану өчен җәй ахырында үтә уңайлы форсат барлыкка килер. Ел ахырында матди якны ныгытырдай матур үзгәрешләр килеп чыгар.
Чаян (24.10-22.11)
Артыгын бетеренмичә, кемнәрнеңдер "күләгәсе"ндә генә эш итәргә яратучылар өчен гаять уңышлы ел. Күп кенә Чаяннар өчен "бала мәсьәләсе" - бәби туу яки үсеп килүче буын турында кайгырту алгы планга чыгар. Әмма гаилә мәшәкатьләренә чумып, җәмгыять алдындагы бурычларыгыз турында да онытырга ярамас. Юкса акча мәсьәләсе итәктән тартачак. Ә менә яз һәм көз ахырлары бик керемле булып, үзегезне аягында нык басып торган кешедәй хис итү мөмкинлеге бирер. Тормышыгызда үзе артыннан ияртеп барырдай кеше пәйда булыр. Ел азагында сезне инде бик күптәннән борчып килгән кайбер мәсьәләләр үзләреннән-үзләре хәл ителер.
Укчы (23.11-21.12)
Оптимистик рухтагы кешеләр өчен яңа офыклар күренер. Әтәч тә аларга дәрт, яңа көч-куәт өстәп торыр. Бу килеп туган проблемаларны икенче яктан карап, хәтта иң кыеннарын да җиңел генә хәл кылу мөмкинлеге бирер. Гомумән, Укчылар нерв күзәнәкләрен, акча һәм вакытны бик нык исраф итмичә генә күп кенә мәсьәләләрдә җиңүчегә әйләнер. Яңа кешеләр белән очрашып, яңа танышлар булдырыр. Шәхси тормышка килгәндә, шактый ук сюрпризлар һәм борылышлар килеп чыгар. Алар кайчак борчуга да салыр, әмма барыбер ничек тә үсендереп, канатландырып җибәрер. Ә менә сәфәргә чыгуны, төрле маҗараларга омтылуны онытып тору хәерлерәк булыр.
Кәҗәмөгез (22.12-20.01)
Шактый ук зур сынаулар елы. Әтәч аларны "ыргытып" кына торыр, бу исә нерв күзәнәкләрен шактый ук талкыр. Кәҗәмөгезләргә үзләренең тоткан урыны турында яңабаштан уйлану, күңел халәтен, шәхес буларак үсү зарурилыгы өлгереп килүен яхшылап аңлау кирәк. Тормышка яңача караш яңа юллар ачылуга китерер. Торак мәсьәләсен хәл итү ихтималы зур. Гомумән, күчемсез милек белән алыш-бирешләр ясау өчен уңайлы ел. Җәен гаиләгездә шатлыклы вакыйгалар бер-бер артлы алышынып кына торыр. Ел урталарында киләчәккә зур планнарыгыз барлыкка килер.
Сукояр (21.01-19.02)
Бик тә истә калырлык ел. Тормышыгызга борылыш кертердәй вакыйгалардан куркып калырга ярамый! Күзәтегез дә нәтиҗә ясагыз - бары шул гына. Кыш һәм җәй ахырларында гадәти тормыш рәвешен үзгәртердәй яңа хәлләргә җайлашырга туры килер. Бу шул исәптән үзара мөнәсәбәтләргә дә бәйле булырга мөмкин. Язын һәм көзен онытылып бетә язган иске элемтәләрне торгызырсыз, яңача фикер йөртүче дус-ишләр табарсыз. Сукоярлар чишелешен табу өчен озак маташуны таләп иткән катлаулы бурычлар, авыр юллар яратмый. Аларның иң мөһим сыйфаты - кешеләр белән бик тиз уртак тел табу. Менә шуны раслау, ныклыкны сынау чоры җитеп килә.
Балык (20.02-20.03)
Озын-озак йокыдан уяныр вакыт. Шулай булачак та: сүлпәнлек һәм ялкаулыкны яңа көч-куәт, дәрт-дәрман, бик зур гайрәт алыштырачак. Бу, әлбәттә инде, карьера баскычыннан югарырак күтәрелүдә, кирәкле элемтәләр урнаштыруда әйбәт кенә мөмкинлекләр ачачак. Җыеп кына әйткәндә, тормышыгыз матураеп, күркәмләнеп китәчәк. Күп кенә Балыклар моңа кадәр төшләренә дә кереп карамаган хыялларына ирешәчәк. Гомумән, Әтәч бу йолдызлык астында туганнарның һәркайсына ун кешегә җитәрлек көч-дәрт бирәчәк.
Чыганак: http://www.vatantat.ru/index.php?pg=2954

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250