Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әтәч саубуллаша, Эт килә

Менә тагын ике ел чатына килеп җиттек. Бер ел белән икенчесен тоташтыручы бу көнне нигәдер ике ел чаты дип язасы килде. Халкыбыз сөйләмендә бик тирән мәгънәле җиде юл чаты дигән төшенчә бар.

Урамнар кисешкән чат та шактый мөһим урын. Еллар постларын алмашкан чак та бит мөһимлеге ягыннан алардан калышмый шикелле. Үткәннәрне барлар, “чебеш”ләрне санар, иртәгеге көнгә, алай гына түгел, алдагы тулы бер елга планнар корыр чак ләбаса.

2017 ел көнчыгыш календаре буенча Әтәч елы иде. Әтәч елында “әтәчләнү”ләр дә, бер-беребезне “чуку”лар да булды, әмма Таң кошы булган Әтәчебез үзе белән яктылык, ышаныч, өмет тә бүләк итте. Тормыш матурлыгын аңлар өчен, бәлки безгә нәкъ менә әтәч кебек таң белән уяну, һәр туган таңның сихрилеген, гүзәллеген күрә, яхшыга өметләнә белү дә җитмәгәндер.

Аңа алмашка Эт елы килә дигәч тә, кайберәүләр бу елда этлекләр күбрәк булмасмы диеп шикләнә калгандыр. Юк, этнең дә кешеләрнең иң якын, иң тугры дусты, кирәк чакта бик тә сабыр җан иясе булуын да онытмаска кирәк. Иң мөһиме, нинди генә ел килсә дә Кеше булып кала белик. Һәрберебез. Һәрбер көнне.

Без, гадәттә, ихтыяр көче җитмәгәндә, менә дүшәмбе генә җитсен яки менә Яңа ел гына башлансын да, аны эшли, моны эшли башлыйм диеп, үзалдыбызга куйган максатларны гел чигерә киләбез. 2018 елда андыйлар өчен менә дигән мөмкинлек ачыла: ул дүшәмбедән башлана.

Дүшәмбедән башланган Яңа ел күңелләрнең яшерен почмагында йөргән якты уй-хыялларны, эш-ниятләрне башлауда этәргеч булсын, һәммәбезгә тәвәккәллек, ныклык, шул ук вакытта күркәм сабырлык та бирсен иде. Ике  ел чатында да адашмыйк, җиде юл чатында да дөрес карарлар кабул итәргә өйрәник!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа елны каршылап