Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әтәчнең кәрләсе дә... әтәч

Әтәч елы якынлашкан көннәр иде. "Сезнең районда үзенчәлекле, нәселле әтәч-тавыклар асраучылар юкмы?" - дип шалтыраттылар. Үзем дә кызыксына калдым.

-Юк шул, бездә халык, гомумән, күпләп кош-корт асрауга ничектер шикләнеп карый, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәвес Нәбиуллин. - Үзләре өчен тавык-чебеш, каз-үрдәкне күпләп, төрлесеннән үстерәләр анысы. Әмма бу юнәлеш буенча КФХ оештырып, мини ферма ачар идем дигән кеше юк. Үз эшен башларга теләүчеләргә дә тәкъдим итеп карыйбыз, буш биналар бар, үзгәртеп корырга әлләни чыгым да кирәкми, тавык асрау өчен әллә нинди технологияләр дә үзләштерәсе юк бит инде, барыбер тәвәккәлләмиләр. Ә менә сыер малы, мөгезле эре терлек асраучылар, баш санын арттыручылар күбәя. Авыл кешесе күбрәк бер-берсенә карап, күнегелгәнчәрәк яшәргә ярата шул инде.

Ниндидер табыш алыр өчен түгел, кызыксынып, кош-кортның төрлесен үстереп караучыларның районда барлыгына беркем дә шикләнми анысы, әмма аны кемгәдер күрсәтергә дип түгел, үзләре өчен генә асраганга, гомуми мәгълүмат булмауга аптырыйсы да түгел. Менә безнең күршедәге Рәшит абый Саттаровларда кәрлә әтәч һәм тавыклар барын безнең тирәдәге берничә кешедән башка беркем дә белми бит. Юкса, балалар , оныклар белән бергә яшәүче җиде кешелек бу гаиләнең кызыксынмаган, эшләп карамаган бер генә әйберсе дә юк дисәм дә, арттыру булмас (хуҗалыкның иң алдынгы механизаторы булган, мең дә бер һөнәр иясе, бер минут эшсез, тик тора белмәгән, шул ук вакытта бар яктан "сөбханалла" дип сокланырлык Ришатлары төп идеяләр "авторы"). Мал-туар, кош-кортны төрлесеннән, ишле итеп асрый хуҗалар, инкубатор алып, бәбкәләр, чебешләр чыгару дисеңме, кенәриләр үстерүме, аквариумда балыклармы... - бераз гына керми торсаң, нәрсәнедер үзгәрткән, бер яңалык өстәгән була Саттаровлар.

Моннан өч еллап элек, капка төпләрендә үлән чемченеп йөрүче күгәрчен хәтле генә әтәч белән тавык күреп, шаккаткан идек.

-Күрше Биктәш авылы егете Славик калдырып киткән иде аны, - ди Тәгъзимә апа. - Маридан алып кайткан булган. Мин аларның токымының исемен белмим. Мондый тавык-әтәчләрне оныклар белән зоопаркка барган саен карап китәбез. Кәрлә токым инде. Әмма кәрлә булсалар да, гадәти тавык-әтәчләрдән берни белән аерылмыйлар. Йомырканы да гадәттәгечә сала, йомыркалары вак булса да, сарысы гадәти тавыкныкы кебек. Шуңа

күрә бу йомыркалар токмач басарга бик әйбәт. Чебешләрне дә берничә тапкыр чыгарган иде. 9-10ар чеби чыкса да, берничәсен генә үстерә алабыз, мәчеләр тотып бетерә... Җәен бер тавык, бер әтәчен Сабада яшәүче туганымның кызы Венераларга да бирдек әле. Бүген үзебездә ике әтәч, бер тавык бар. Кышны да гадәти тавыклар кебек кышлыйлар. Кәрлә булса да, әтәч барыбер әтәч инде, таң вакыты җитсә, кычкыра. Дөрес, тавышы теге әтәчләрнеке кебек, көчле, яңгыравыклы түгел...

Бу әтәчнең башка әтәчләрдән кайтыш түгеллеген үткән җәй үзем дә күреп шаккаткан идем инде. Яшелчә бакчасына чыксам, тыкрык аша күрше Нурисламнар бакчасында аларның зур гәүдәле, гайрәтле әтәчләре белән Тәгъзимә апаларның кәрләсе пыр тузып сугыша. Һай, минәйтәм, әтәчләре әрәм була инде, зурысы барыбер үтерәчәк дип, тиз генә кәрәзле телефоннан Тәгъзимә апаны җыям. Үч иткәндәй, ул да, киленнәре Раушания дә телефоннарын алмады. Инде урам аша әйләнеп кереп, үземә аерырга туры килә икән дисәм, "конфликт" кәрләнең үткенлеге аркасында үзеннән-үзе чишелде. Күрәсең, никадәр генә әтәчләнсә дә, үзе янында чын гигант булып күренүче әтәчне җиңә алмаячагын аңлады булса кирәк, кәрләбез, җаен туры китереп, кечкенә генә тишектән яшен тизлегендә чыгып сызды. Әй, үрсәләнде койма эчендә калган гиганты. Ни тишеккә сыя алмады, ни җиңү шатлыгын татый алмады. Җирдән кикриге генә күренеп торган кәрләне җиңә алмавына гарьләнгәндер инде, бахыр, тиз генә тынычланмады...

Әлеге кәрлә әтәчләрне фотога төшерү үзе бер маҗарага әйләнде. Минем аларны күршеләребезнең кызы Әдилә һәм аларга кунакка килгән Гөлия белән төшерәсем килгән иде. Башта тиз генә киенеп чыккан кызлар, әтәчләрне кулларына тотып төшәсен белүгә, карыша башладылар. "Апа, мине ике тапкыр әтәч талаган иде, куркам мин", - дип икеләнсә дә, бияләйләре өстенә әтәчне утырткач, кунак кызы ризалашты. Ә менә Әдиләгә әллә ниләр вәгъдә итсәк тә, әтәчне тоттырып булмады. Азакта әнисе Раушания тоткан әтәчне Әдилә тоткан кебек итеп "шомартып" төшерергә туры килде. Әмма кечкенә генә төгәлсезлек барыбер калган булып чыкты. Игътибар белән карагыз әле: ә сез бу аерманы күрәсезме?

Әйе, дөрес әйтә Тәгъзимә апа, әтәчнең кәрләсе дә әтәч инде аның. Курыкканны куркытырга җитә.

Рәсемдә: менә ул кәрлә әтәчләр. Башлангыч сыйныфта укучы Әдилә һәм кунак кызы Гөлия кулында да алар бияләй зурлыгы гына булып күренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250