Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тегеләй дә гаеп, болай да

Мәчет картлары сөйләшә.

- Кара бу да мәчеткә йөри башлады. Гөнахларын юмакчы буладыр инде, теге вакыттагы, - диләр гомере буе җитәкче постларда эшләп лаеклы ялга чыккан Фәлән Фәләнович турында. Икенче бер көнне тагын шул ук картлар гәп куерта:
- Җитәкчеләре мәчеткә йөрсә, яхшы үрнәк булыр, аларга ияреп, халык күп йөри башлар иде, - диләр.
Тел әйткәнне колак ишетми дип менә шуның ише очракларда әйтәләрдер инде ул. Җитәкчегә мәчеткә йөрсә дә гаеп, йөрмәсә дә гаеп. Олыгаеп пенсиягә чыкканда әле ярый җитәкче булмаганмын дип сөенерлек, валлаһи.

Сәер мантыйк.
- Попутный белән кайттым әле. 150 сум сорап тора, оятсыз, - ди бер кыз бала Казаннан кайтып төшеп.
- Аларга акча әрәм иткәнче, закунный 250 сумны түләп такси белән йөрим мин, - ди каршы алганы. Һәркемнең үз мантыйгы. Әмма теге кызныкын тегеләй дә, болай да аңлый торган түгел. Шәхси машинасында юлда туктап утыртып алып кайткан өчен беренчесенә күбрәк тә түләргә кирәктер әле бәлки.Сез ни диярсез тагын.
Фото: http://sterva24.com/psixologiya/xodyat-spletni.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250